Мәгариф һәм тәрбия

Психологлар дәрес бирә

Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары шәһәр халкының күп проблемаларын игътибарга алып эш итә. Болар - ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләнү, яшүсмерләр арасында үзара мөнәсәбәт, тормыш кыйммәтләрен аңламауга китерүче үз-үзеңне таба алмау, кешене шәхес буларак җимерүче төрле бәйлелек һ.б. Үзәк белгечләре тарафыннан шәһәр...

Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары шәһәр халкының күп проблемаларын игътибарга алып эш итә. Болар - ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләнү, яшүсмерләр арасында үзара мөнәсәбәт, тормыш кыйммәтләрен аңламауга китерүче үз-үзеңне таба алмау, кешене шәхес буларак җимерүче төрле бәйлелек һ.б.

Үзәк белгечләре тарафыннан шәһәр мәктәпләрендә оештырылган "Әти-әниләр университеты" гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне җайларга, балаларның проблемаларына игътибарлырак булырга, гаиләдә уңайлы һәм бер-береңә ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә.

Һәр яшүсмер билгеле бер чорда үз мөмкинлекләрен, сәләтен, омтылышын аңлы рәвештә анализлый, киләчәккә планнар кора башлый. Нәтиҗәдә аның үзе турында тулы бер күзаллавы, "мин" концепциясе барлыкка килә.

Өлкәннәрнең тормышта юнәлешен сайлауда балага ярдәм итүе аның шәхес буларак формалашуына ышаныч уята. Әти-әниләр баланы ничек итеп үз алдына максат куярга һәм аны чишәргә, үз мөмкинлегеннән актив файдаланырга, аны тагын да үстерү өстендә эшләргә өйрәтергә тиеш. Бу юнәлештә үзәк белгечләре политехник колледж базасында, Д. А. Подольскаяның "Тормыш юлын планлаштыру" программасына нигезләнеп, яшүсмерләргә үз тормышларын планлаштыру, үз алдыңа позитив максатлар куярга өйрәтү максатыннан дәресләр циклы оештырды. Моның алдыннан студентлар белән үз тәртибең белән идарә итү, үз-үзеңне бәяләү, чынбарлыкны дөрес итеп кабул итү, нерв-психик яктан үзеңне кулдан ычкындыруны тикшерүгә юнәлтелгән диагностика үткәрелде.

Бу дәресләрдә яшүсмерләр киләчәкне планлаштыру белән генә чикләнмичә, шәхес буларак формалаша, кыенлыкларны җиңү юлларын эзли, үз-үзенә ышанычны арттыра, уңай үсеш механизмнарын табарга өйрәнә.

С. Салмина, Ю. Кухаркина,

үзәк психологлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Психологлар дәрес бирә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия