Мәгариф һәм тәрбия

Һәр гамәл – тәрбия өчен

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән мәгариф идарәсенең кече коллегиясе укучыларның иҗат эшләре, уку-укытуда кулланылучы күрсәтмә материаллардан тупланган бай эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды. Утырышта катнашучыларның игътибарын аеруча нык җәлеп иткәне балалар иҗат йортында кулланылучы кечкенә роботларны хәтерләтүче леголар булды. Әлеге лего балаларда уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, спортның техник төрләре буенча аң...

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән мәгариф идарәсенең кече коллегиясе укучыларның иҗат эшләре, уку-укытуда кулланылучы күрсәтмә материаллардан тупланган бай эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды.

Утырышта катнашучыларның игътибарын аеруча нык җәлеп иткәне балалар иҗат йортында кулланылучы кечкенә роботларны хәтерләтүче леголар булды. Әлеге лего балаларда уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, спортның техник төрләре буенча аң үсешен камилләштерергә ярдәм итә. Бу леголарны иҗат йорты, "Космо-star" клубы проектын эшләп, махсус конкурста җиңгән грант исәбенә алган.

- Хәзер бездә нәкъ менә шушы юнәлештә балалар белән кече яшьтән үк максатчан эшләү мөмкинлеге тагын да артты, - ди иҗат йорты директоры Наталья Кутилова.

Коллегиядә төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова чыкты. 2011 елда районда балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу, "Мәктәп+бакча" программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә өстәмә 120 урын булдырылган. "Электрон балалар бакчасы" комплекслы программасы нигезендә хәзер әти-әниләр бала туу белән бакчага юллама алу өчен электрон чиратка баса ала. Бүгенге көндә районда электрон чиратта 963 бала исәпләнә, алар - барысы да өч яшькәчә булган балалар. "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" муниципаль программасы агымдагы елда да дәвам итә. Быел аның өченче этабында бакчаларның канализация системасын яңарту күздә тотыла. Моның өчен 14 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла. Ә инде өстәмә төркемнәр ачуга килгәндә, "Миләшкәй", "Каенкай" балалар бакчаларында 20шәр урынлык төркемнәр булдырылачак. Бура-Киртә һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләренең буш мәйданнарында бакча ачу планлаштырыла.

Гомумбелем бирү буенча да уңышлар бар. Районның 73 укытучысы - "Безнең иң яхшы укытучы", 6 яшь белгеч "Безнең яңа укытучы" грантларына лаек булды. "Укытучы - эзләнүче" грантын - Түбән Биш мәктәбе директоры Сергей Чернов, "Иң яхшы директор" грантын Светлана Ларина һәм Тамара Биккинина алды. Моннан тыш, мәгариф хезмәткәрләрен нәтиҗәле эшләүгә кызыксындыру максатында "Район башлыгы гранты" да булдырылды. Узган ел аңа 16 педагог лаек булды.

Агымдагы елда да яхшы эшләүче укытучыларны, талантлы балаларны кызыксындыруның төрле формалары кулланылачак. Быел ил күләмендә, шул исәптән безнең районда да, мәктәпләрне төзекләндерү башлана. Районда 6 мәктәп бу программага кертелде. Ул, әлбәттә, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен уңай шартлар тудыруны күз уңында тота.

Утырышта беренче сыйныфларны федераль дәүләт мәгариф стандартлары буенча укыту, "Зәй гражданины шәхесен тәрбияләү" муниципаль программасының беренче сыйныфлар өчен эшләнгән "Салават күпере" бүлеген гамәлгә ашыру буенча да фикер алышулар булды. Анда баланың логик фикерләү сәләтен үстерү һәм мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү турында сүз барды. Бу хакта 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Плаксина чыгыш ясады. Гомумән, фикер алышуларда балага кече яшьтән дөрес тәрбия бирү мөһимлеге ассызыкланды. Анда "Салават күпере" балалар бакчасы эшчәнлеге, Бигеш мәктәбенең "Мирас" программасы үрнәк итеп куелды.

Коллегиядә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясап, бүген техника заманасында нәкъ менә баланың эчке дөньясын баету, рухи кыйммәтләрне, әхлак тәрбиясен онытмыйк, диде. Ул соңгы вакытта республика бюджетыннан мәктәпләрнең интерактив такталар, проектлар белән тулыландырылуын ассызыклады һәм алга таба әлеге җиһазларны дәрестә генә түгел, дәрестән соң сәгатьләрдә дә нәтиҗәле куллануны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәр гамәл – тәрбия өчен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия