Хәзерге чорда балаларны тәрбияләү, имин булмаган гаиләләрдә үсүчеләргә белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар тудыруга ярдәм итү, һәр гаиләдә, йортта өстәлләрнең мул булуы өчен авыл хуҗалыгы тармагын үстерү темалары район аксакаллар шурасы утырышында каралды. Өлкән буын вәкилләрен җәмгыятебезнең чире - имин булмаган гаиләләр, коляска тирбәтеп, сыра эчеп утыручы яшь әниләр...
Хәзерге чорда балаларны тәрбияләү, имин булмаган гаиләләрдә үсүчеләргә белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар тудыруга ярдәм итү, һәр гаиләдә, йортта өстәлләрнең мул булуы өчен авыл хуҗалыгы тармагын үстерү темалары район аксакаллар шурасы утырышында каралды.
Өлкән буын вәкилләрен җәмгыятебезнең чире - имин булмаган гаиләләр, коляска тирбәтеп, сыра эчеп утыручы яшь әниләр борчый. Тәрбия - шактый четерекле мәсьәлә. Бер караганда, кемнеңдер гаилә тормышына кысылырга, акыл өйрәтергә хакы юк кебек, ә икенче яктан караганда, битарафлык - кыйб-ласыз, киләчәккә ышанычсыз буын үстерәчәкбез дигән сүз. Аксакаллар шурасы әгъзасы Минзәкрәм Камалюков, без инде совет чоры таркалу вакытында нигезле тәрбия чараларын онытып, бер буынны кулдан ычкындырдык, эчкече әни-әтиләр - нәкъ менә шуның ачы җимеше, алга таба бу мәсьәләне кон-трольдән ычкындырырга ярамый, диде. Дөрес, хәзер мондый тискәре күренешләрне профилактикалау буенча күптөрле субъектлар эшли. Имин булмаган гаиләләр даими күзәтүдә. Бергәләп көрәшкәндә генә без бу күренешләрне җиңә алачакбыз, ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова. Имин булмаган гаиләләр турында ведомствоара мәгълүмат базасы булдырылды. 2нче мәктәп директоры Тамара Биккинина замана баласын тәрбияләү өчен сәясәтнең дә тәрбияви характерда булу мөһимлеген ассызыклый.
-Без балаларга мәктәптә бер төрле сөйлибез, ә телевизор экраннары аша тормыш бөтенләй башкача - кырыс, гаделсез итеп күрсәтелә. Шуны күреп үскән баланың укытучы сүзенә ышанычы бетә. Миңа калса, без киләчәк буынны тәрбияләү өчен дәүләтебез белән аларга үрнәк булырга тиеш, - диде ул.
Икенче мәсьәлә авыл хуҗалыгы үсешенә кагылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов китергән саннар сөендерде. Район хезмәтчәннәре быел - бөртеклеләр уңышы буенча республикада беренче бишлектә, ә шикәр чөгендере буенча алдынгы урында. Киләсе ел уңышы өчен дә ярыйсы гына нигез салынды. Кайбер фермер хуҗалыкларында җирләрнең еллар дәвамында эшкәртелми ятуы борчу тудыра, ди Атлас Галиәхмәтов. Мондый җирләр, беренчедән, файдасыз ятса, икенчедән, эшкәртелмәгән җир төрле корткыч бөҗәкләрнең үрчеп яту урынына әйләнә. Узган җәйдә Аксар, Кадер, Дмитрово тирәсендәге кырларда саранчалар күренде, алар тиз арада юк ителсә дә, алга таба бу җәһәттән нәтиҗәле эшләү сорала, әлеге афәткә җирлек тудырырга тиеш түгелбез, диде идарә башлыгы.
Аксакаллар шурасы әгъзалары авыл хуҗалыгы үсешеннән канәгать калды, алга таба да шушы темпны югалтмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев