Мәгариф һәм тәрбия

Һәркем үзе теләгән шөгыльне сайлый

Узган шимбә чараларга бай булды. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Талантлылар ярминкәсе" - шәһәребезнең өстәмә белем бирү учреждениеләрен тәкъдим итү булды. Бу көнне малай-кызларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче түгәрәкләр, секцияләргә, иҗат берләшмәләренә язылу мөмкинлеге тудырылды. Әлеге ярминкә шәһәребездә соңгы елларда оештырылып, традицион чарага әйләнә бара. Биредә балалар сәнгать, иҗат...

Узган шимбә чараларга бай булды.

"Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Талантлылар ярминкәсе" - шәһәребезнең өстәмә белем бирү учреждениеләрен тәкъдим итү булды. Бу көнне малай-кызларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче түгәрәкләр, секцияләргә, иҗат берләшмәләренә язылу мөмкинлеге тудырылды. Әлеге ярминкә шәһәребездә соңгы елларда оештырылып, традицион чарага әйләнә бара. Биредә балалар сәнгать, иҗат мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең иҗат концерты, рәсем төшерү буенча мастер-класслар, спорт ярышлары узды. Якыннан танышкач-карагач, аралашкач, балалар җаны тарткан, күңеленә хуш килгән түгәрәкләр, секцияләргә язылды.

- Минем әлеге ярминкәдә өченче ел катнашуым. Быел рәсем түгәрәгенә язылырга исәп, мастер-класс бик ошады, - ди 2нче мәктәп укучысы Алинә Кузюрина.

Бер төркем малай "Зәй" спорт мәктәбендә йөзү, ат спорты, көрәш түгәрәгенә язылырга ниятләде. Әлеге спорт төрләре буенча казанышларыбыз булу бу спорт төрләрен сайларга этәрде, ди алар. Бер төркем кызның бисер белән үрергә өйрәнергә теләге көчле булса, беришләре фото дизайн студиясе, яшь журналистлар мәктәбенә язылырга уйлады. Кыскасы, бу көнне малай һәм кызлар "Чаңгычы", "Зәй", "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт, иҗат һәм сәнгать мәктәпләрендәге түгәрәкләр, секцияләргә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һәркем үзе теләгән шөгыльне сайлый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия