Мәгариф һәм тәрбия

Сабый фәнни эш яклый

Районда 2009-2015 елларга исәпләнгән "Зәй гражданины шәхесен формалаштыру" программасын тормышка ашыру максатында җитди эш алып барыла. Мәгълүм булганча, бу уку елы башында аңа тагын бер мөһим бүлек өстәлде. Ул - мәктәп бусагасын атлап кергән баланың аң үсешен активлаштыру, мәрхәмәтлелек, гуманлылык, кешеләргә хөрмәт белән карау, туган җирне ярату һәм башка кешелеклелек...

Районда 2009-2015 елларга исәпләнгән "Зәй гражданины шәхесен формалаштыру" программасын тормышка ашыру максатында җитди эш алып барыла. Мәгълүм булганча, бу уку елы башында аңа тагын бер мөһим бүлек өстәлде. Ул - мәктәп бусагасын атлап кергән баланың аң үсешен активлаштыру, мәрхәмәтлелек, гуманлылык, кешеләргә хөрмәт белән карау, туган җирне ярату һәм башка кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү максатында беренче сыйныфлар өчен "Салават күпере" кече программасы. Күптән түгел аның кысаларында балалар иҗат йортында мәгариф идарәсе беренче сыйныф укучылары арасында "Урамнар алар исемен йөртә" дип аталган иҗат эшләре бәйгесенең беренче этабын үткәрде.

- Без бу бәйгене игълан итеп, бала күңелендә кече яшьтән үк үз туган җире тарихы белән кызыксыну уяту, аларда ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүне максат итеп куйдык. Башта аны шәһәр мәктәпләре, аннан соң авыл мәктәпләре беренче сыйныф укучылары арасында үткәреп, соңыннан иң яхшы эшләрне район күләмендә билгеләргә җыенабыз, - ди мәгълүмати методик үзәкнең баш белгече Ирина Вахитова.

Беренчеләрнең үз эшләрен горур төстә яклавын күргәч, әлеге эшнең, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирәчәгенә өмет зур. 4нче мәктәптән Карина Халикова үзе яши торган Сөббух Рәфыйков урамы турында кызыклы итеп сөйләде. Шул ук мәктәптән Павел Малаховның Орджоникидзе урамы турында чын фәнни эш башкаруы барысын да таң калдырды. Вениамин Тукмачев исә Никифоров урамына кагылышлы архив материалларын кулланган. "Мин үз шәһәребездә тырыш хезмәт куеп, халык ихтирамын яулаган табиб Никифоров белән чын күңелдән горурланам",- диде ул.

Әлбәттә, балалар бу иҗади эшләрне укытучылары, әти-әниләре белән бергә әзерләгән. Чөнки махсус слайдлар ясап, фәнни эш яклау җиңел түгел. Әмма ата-ана һәм баланың бергәләп бер тема өстендә эшләве әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләүнең нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сабый фәнни эш яклый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия