Мәгариф һәм тәрбия

Сабыйларны сөендерделәр

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Тату гаилә" балалар бакчасына хәйрия ярдәме күрсәтелде. Район башлыгы Татьяна Воропаева балаларга тантаналы төстә уенчыклар тапшырды. - Биредә сәламәтлекләрендә кимчелекләр булган балалар тәрбияләнә. Киләчәктә без аларның савыгып, илебезнең лаеклы гражданнары булуы өчен бүген кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, - диде ул. Район башлыгы белән бергә бакчага шәһәрнең...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Тату гаилә" балалар бакчасына хәйрия ярдәме күрсәтелде. Район башлыгы Татьяна Воропаева балаларга тантаналы төстә уенчыклар тапшырды.

- Биредә сәламәтлекләрендә кимчелекләр булган балалар тәрбияләнә. Киләчәктә без аларның савыгып, илебезнең лаеклы гражданнары булуы өчен бүген кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, - диде ул. Район башлыгы белән бергә бакчага шәһәрнең төрле предприятиеләре җитәкчеләре дә килгән иде. Балалар бакчасына ГРЭС - тегү машинасы, шикәр заводы - тузан суыргыч, җылылык челтәрләре предприятиесе - ике магнитлы такта, "Водоканал-Сервис" канцелярия товарлары, компьютер бүләк итте. Бу оешма "Тату гаилә"не үз шефлыгына алган.

- Без балалар бакчасына кайбер төзекләндерү эшләрендә ярдәм итәргә алындык, җәйге чорда бакчаның веранда түбәсен яңарттык, коймаларны буядык, - диде предприятие җитәкчесе Рәмис Ханнанов.

Моннан тыш, "Тату гаилә"гә "Юмарт" сәүдә йорты, шәһәрнең кайбер эшмәкәрләре дә төрле ярдәм күрсәткән. Балалар үзләренә зур бүләкләр белән килгән абый-апаларны шатланып каршы алдылар. Аларга рәхмәт йөзеннән матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен күрсәттеләр.

Бакчада 78 бала тәрбияләнә. Сәламәтлекләре буенча алар 6 төркемгә бүленгән. 2 төркемдә күз күрүе, 1әр төркемдә төрле физик һәм интеллектуаль кимчелекләрне дәвалауга юнәлтелгән эш алып барыла. Тагын 2 төркемдә психик үсешендә тоткарлыклар булганнар белән аерым эшлиләр. Бакча мөдире Татьяна Юдина өлкәннәрнең ныклы игътибарына, ярдәменә мохтаҗ бу сабыйларга ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сабыйларны сөендерделәр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия