Мәгариф һәм тәрбия

“Салават күпере” шәхес тәрбияли

Мәгълүм булганча, районда 2009-2015 елларга исәпләнгән «Зәй гражданины шәхесен формалаштыру» программасы район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән гамәлгә кертелде. Ә агымдагы уку елы башыннан аңа мәктәп бусагасын атлап кергән баланың аң үсешен актив яшәүгә өндәү, мәрхәмәтлелек, башкаларга хөрмәт белән карау, гуманлылык, туган җирне ярату һәм башка кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү максатында...

Мәгълүм булганча, районда 2009-2015 елларга исәпләнгән «Зәй гражданины шәхесен формалаштыру» программасы район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән гамәлгә кертелде. Ә агымдагы уку елы башыннан аңа мәктәп бусагасын атлап кергән баланың аң үсешен актив яшәүгә өндәү, мәрхәмәтлелек, башкаларга хөрмәт белән карау, гуманлылык, туган җирне ярату һәм башка кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү максатында беренче сыйныфлар өчен «Салават күпере» кече программасы өстәлде. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Галимовага мөрәҗәгать иттек.

- Гөлчәчәк Мөниповна, программаның асылы нидән гыйбарәт?

- Аның асылында белем алу процессына килеп кергән кечкенә кешенең интеллектуаль, эмоциональ, эшлекле, коммуникатив мөмкинлекләрен файдалы гамәлләргә юнәлтү тора. Чөнки җиде яшьлек балада дөньяны аңлы рәвештә танып белү процессы башлана. Нәкъ менә шушы чордан ук яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтү мөһим. Гади генә итеп әйткәндә, ялганчы, куркак кешенең тәрбияле, гадел, батыр кешеләрдән түбән торуын бала аңына сеңдерү кирәк. Нәкъ менә шушы яшьтә тәрбия нигезләрен ныгытып үзләштерүне оештыру шәхесне нормаль, гуманлы тормышка әзерли.

- Әлеге программага нигезләнеп эшләүче педагогка нинди төп эш юнәлешләре билгеләнә?

- Әхлакый тәрбия системасында төп юнәлешләр булып баланың сәламәт яшәү рәвешенә омтылуын формалаштыру, патриотик тәрбия, әдәбият, сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары аша аны рухи, мәдәни, мәгълүматый яктан баюга этәрү, эстетик тәрбия, балалар иҗтимагый хәрәкәтен активлаштыру, мәктәп һәм гаиләнең бердәм булып, бала киләчәге өчен эшләвенә ирешү тора. Һәм иң мөһиме - әлеге социаль таләпләрнең ирекле рәвештә баланың эчке стимулына, яшәү рәвешенә әверелүен булдыру. Аны тормышка ашыру өчен даими төстә эстетик әңгәмәләр, тәрбиялелек темасына бәйгеләр, төрле турнирлар, сыйныф сәгатьләре, гаилә күргәзмәләре һ.б.ны оештыру күздә тотыла. Баланың эчке энергиясен файдалы максатларга юнәлтү өчен аларны иҗтимагый оешмаларга берләштерү планы бар. Мәсәлән, "Татарстан варислары союзы", "Дөньяның мәрхәмәтле балалары" оешмаларына керү, һичшиксез, тәрбия мәсьәләләренә уңай тәэсир итәчәк. Әлеге оешмаларга кереп, үз өстенә җаваплылык алган кечкенә кешедә гражданин шәхесе формалаша.

- Программа нинди бүлекләрдән тора?

- Кече программа сигез блоктан тора:

• диагностика (анкеталаштыру, сораштыру, тестлар, педагогик күзәтү);

• адаптация ("Мин - беренче сыйныф укучысы" дип атала, ата-аналар җыелышларында баланың тәртибе күрсәтелә, җитешсез якларын бетерү өстендә эшләү планы билгеләнә);

• коммуникатив бүлек ("Без бергә" исеме астында тормышка ашырыла, анда әти-әниләргә анкеталар тутырту, балаларны өстәмә түгәрәкләргә җәлеп итү, билгеле кешеләр белән очрашулар оештыру карала);

• танып белү исә уку процессын җиңел формада үзләштерүне күз уңында тота (мәсәлән, уен рәвешендә дәресләр үткәрү аша);

• эстетика баланы матурлыкка, зәвыклылыкка өйрәтә. Шулай ук рухи тәрбия, сәламәтлек өстендә эшләү, хезмәт аша тәрбияләү дә мөһим урынны били.

Программа 2011-2015 елларга исәпләп төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Салават күпере” шәхес тәрбияли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия