Мәгариф һәм тәрбия

Чыгыш ясау – сәнгать ул

Политехник колледжда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында «Халык алдында беренче тапкыр иң яхшы чыгыш» дип аталган республика бәйгесе үтте. Ул яшьләрнең ораторлык мөмкинлекләрен ачу, фәнни, тарихи, әдәби материаллар белән кызыксынуны арттыру, сәяси вәзгыятьтә үз фикереңне белдереп, кыю чыгыш ясау осталыгын үстерү максатын күздә тотып оештырылды. Интеллектуаль үзаңын, иҗади...

Политехник колледжда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында «Халык алдында беренче тапкыр иң яхшы чыгыш» дип аталган республика бәйгесе үтте. Ул яшьләрнең ораторлык мөмкинлекләрен ачу, фәнни, тарихи, әдәби материаллар белән кызыксынуны арттыру, сәяси вәзгыятьтә үз фикереңне белдереп, кыю чыгыш ясау осталыгын үстерү максатын күздә тотып оештырылды. Интеллектуаль үзаңын, иҗади мөмкинлекләрен, үзләре ясаган кечкенә фәнни ачышларны яклауда Татарстанның 25 уку йортыннан студентлар катнашты.

Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың урта һөнәри уку йортлары директорлар советы, Зәй политехник колледжы белән берлектә оештырылды. Анда уку йортларында тикшеренү-эзләнү һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче студентларга ораторлык осталыгын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Бәйгенең беренче этабында читтән торып катнашуга 52 эш кабул ителде. Шулар арасыннан 40тан артыгы сайлап алынып, студентларга эшләрен шәхсән якларга туры килде.

-Без алдагы елларда мондый бәйгене үзебезнең колледж укучылары катнашында уздырып, сынау шартын үткәрдек. Ораторлык мөмкинлекләрен күрсәтергә теләгән студентларның алга таба уку процессында бөтенләй ачылып китүләре, теге яки бу юнәлештә бирелеп эшләүләре сизелде. Бүген исә без инициативаның республика күләмендә күтәреп алынуына шат. Бу яшь-ләребезне актив тормыш позициясе алып барырга этәрәчәк, - диде бәйгене тантаналы төстә ачканда уку йорты директоры Николай Воропаев. Ул катнашучыларга шәһәр, район, колледж тарихы турында тулы мәгълүмат бирде.

Студентлар "Мин һәм минем һөнәр сайлавым", "Фән өлкәсендә белемнәр", "Актив тормыш позициясе" номинацияләренә бүленеп, төрле аудиторияләрдә яшьтәшләре, жюри каршында чыгыш ясады. Мәсәлән, Казан шәһәренең педагогика колледжының IV курс студенты Маргарита Большакова "Актив тормыш позициясе" буенча үзенең социаль проектын яклады. Инглиз теле укытучысы булырга әзерләнүче кыз волонтерлык хәрәкәтендә дә, төрле фәнни конкурсларда да актив катнаша. Ул киләчәктә үзе кебек югары интеллектка ия, актив яшьләр өстенлек итүен тели. Маргарита үз номинациясе буенча җиңүче булды. Ә безнең колледж данын яклаучы II курс студенты Владислав Барсюков классик шагыйрь һәм язучылар күтәргән темаларның әле дә актуаль булуын раслап, аларны пропагандалауны максат итеп куйган.

-Мин Сергей Есенин әсәрләрен бик яратам. Аның тормышка карашын чагылдырган әсәрен сөйләп, бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәклекне төшендерәм, - ди ул. Владислав узган ел колледжда үткәрелгән ораторлык осталыгы бәйгесендә җиңү яулаган.

Быел колледждан II курс студенты Екатерина Степанова уңышлы чыгыш ясады. Ул "Фән өлкәсендә белемнәр" номинациясендә икенче урын алды.

Бәйге студентларга гына түгел, шәһәр мәктәпләре укучыларына да үз осталыкларын сынап карау мөмкинлеге бирде. "Минем булачак һөнәрем" номинациясендә 2, 4, 6, 7нче мәктәпләрнең IX сыйныф укучылары профориентация юнәлеше буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә җиңүче дип 4нче мәктәптән Станислав Малов табылды. "Һөнәр сайлауда кыюлыгы өчен" номинациясе буенча 7 мәктәптән Валерия Кузнецова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чыгыш ясау – сәнгать ул
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия