Мәгариф һәм тәрбия

Сәләтле балалар белән эшләүне яхшырту сорала

Зәйнең 4нче мәктәбендә районда "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча муниципаль совет утырышы үтте. Анда мәктәп укучыларының кече академиясендә талантлы балалар белән эшләү, олимпиадаларга, дәүләт имтиханнарына әзерләү барышы, мәктәпләрдә теге яки бу юнәлеш буенча талантлы укучыларның үсеш процессына уңышлы тәэсир итү алымнары турында фикер алышу булды. Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек...

Зәйнең 4нче мәктәбендә районда "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча муниципаль совет утырышы үтте. Анда мәктәп укучыларының кече академиясендә талантлы балалар белән эшләү, олимпиадаларга, дәүләт имтиханнарына әзерләү барышы, мәктәпләрдә теге яки бу юнәлеш буенча талантлы укучыларның үсеш процессына уңышлы тәэсир итү алымнары турында фикер алышу булды. Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек башлыгы Ирина Прудыус белдерүенчә, агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары нәтиҗәсе буенча призлы урыннар алучы укучылар саны - 15. Бу -республика районнары арасында тугызынчы күрсәткеч. Статистик мәгълүматларга караганда, 2012 елда - 17, 2013 елда - 13, 2014 елда 15 призлы урын алучы булган. Әлеге саннар укучыларның белем дәрәҗәсе стабильле булмавы турында сөйли, безгә педагогларыбызның яшь буынны белемле итүдә кирәкле булган бөтен ресурсларны кулланып эшләү мөһим, диде район башлыгы вазифасын башкаручы Роберт Халитов, утырышка йомгак ясап һәм алга таба мәгариф идарәсенә талантлы балалар белән эшләүнең тагын да үтемле юлларын эзләү кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сәләтле балалар белән эшләүне яхшырту сорала
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия