6нчы мәктәп коллективы эшчәнлектә интерактив-коммуникатив технологияләр куллану, аларның сыйфатын, төрен яхшырту буенча эшли. Конкурент булырлык, социаль яктан сәламәт һәм гомумхалык хәзинәсенә ориентлашкан Ватаныбыз патриотларын тәрбияләү бурычын татар теле һәм әдәбияты укытучылары эзлекле рәвештә үти. Моның буенча максатчан рәвештә төрле чаралар үткәрелә. 2011-2012 уку елының беренче яртысы үткәч, мәктәбебездә традицион предмет...
6нчы мәктәп коллективы эшчәнлектә интерактив-коммуникатив технологияләр куллану, аларның сыйфатын, төрен яхшырту буенча эшли. Конкурент булырлык, социаль яктан сәламәт һәм гомумхалык хәзинәсенә ориентлашкан Ватаныбыз патриотларын тәрбияләү бурычын татар теле һәм әдәбияты укытучылары эзлекле рәвештә үти. Моның буенча максатчан рәвештә төрле чаралар үткәрелә.
2011-2012 уку елының беренче яртысы үткәч, мәктәбебездә традицион предмет атналыклары башлана. Татар теле атналыгы төрле дәрестән тыш чараларда катнашу, бәйгеләрдә көч сынашу, күргәзмәләр оештыру, кинофильмнар карау кебек кызыклы эш төрләре белән үрелеп, бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
Быелгы уку елында укыту һәм тәрбия процессы төбәгебездә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу, балаларда толерантлык тәрбияләүне алга куеп алып барыла. Шул уңайдан татар теле атналыгына кергән чаралар да туган якка, телгә, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә сак караш тәрбияләү йөзеннән чыгып үткәрелде.
Атналыкның беренче көнендә X сыйныф укучылары белән "Без - бер тамырдан" дип аталган дәрес-композиция күрсәттек. Урта сыйныф укучылары Зәйдән чыккан язучылар, шагыйрьләрнең туган як турындагы әсәрләрен анализлады. Зәйдә яшәп, шунда иҗат итүче шәхесләр барланды. Аларның иҗат итү өчен көчне нәкъ туган яктан, туган җирдән алулары исбатланды. Төрле милләт вәкилләренең дус-тату булып, тыныч тормышта яши алу серләре, туган якны ярату, аның табигатен саклау зарурлыгы аңлатылды.
Атналык кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дә старт алды. Шушы акциянең беренче баскычы буларак, балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Монда балалар көче белән ясалган төрле халыкларның костюм үрнәкләре, йорт җиһазлары макетлары, әкиятләргә иллюстрацияләр урын алды. Бу кул эшләренең барысына да татарча шигырь юллары, мәкаль-әйтемнәр белән бәя бирелеп, балаларның үз эшенә карашы күрсәтелгән иде.
Атналык вакытында "Кызыклы грамматика илендә" исеме астында дәресләр көн саен татар телендә табышмаклар, шарадалар, ребуслар чишү кебек эш төрләре белән үрелеп барды.
Р. Мәрданшина,
укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев