Мәгариф һәм тәрбия

Сингапурча укытуга күчәбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала. Татарстанның, шул исәптән безнең районның, бер төркем...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала.

Татарстанның, шул исәптән безнең районның, бер төркем педагогы әлеге алымнарны өйрәнү курсларын узды. Өйрәнгәннәрне башкаларга да аңлату, яңа укыту алымын гамәлгә кертү уңаеннан махсус тренинглар үткәрелә башлады. Районда беренче шундый дәресләр укытучылар өчен ике көн дәвамында 6нчы мәктәптә узды. Биредә сингапурча укыту серләрен үзләштергән мәгълүмати-методик үзәк директоры Ирина Прудыус төп дәресләрне алып барды. Аңа шулай ук махсус курслар үткән 6нчы мәктәпнең директор урынбасары Анна Романова ярдәм итте. Ә аларның махсус тренинглардагы эш алымнарын Educare компаниясе директоры Майк Тируман җитәкчелегендәге белгечләр һәм республика проекты җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшина күзәтте.

Сингапур белем бирү сыйфаты ягыннан алга киткән дәүләтләрдән санала. Республика мәгариф системасын алар үрнәгендә югары дәрәҗәгә күтәрү максаты куела. Дөрес, безнең Татарстан педагоглары Россия төбәкләре арасында, һәр яңа эш алымын тиз үзләштереп, нәтиҗәле белем бирүләре белән аерылып тора. Хәзер исә белем бирүне замана укучысы өчен кызыклы, дәрестә һәр бала кирәк мәгълүматны үзе эзләп алырлык, шул рәвешле исендә калдырырлык итеп оештыру беренче урынга куела. Майк Тируман әйтүенчә, укучыга интернеттагы мәгълүмат кызыклырак тоела, ул аны үзенә суырып ала. Ә укытучы менә шул мәгълүматларны баланың үзе өчен файдалы булганнарын гына сайлап алырга юнәлеш бирергә тиеш, ягъни укучылар укытучыны тыңлап утырудан, укытучының укучыны тыңлавына күчәргә кирәк. Сингапур галимнәре шул ук вакытта безнең укытучыларның хәзерге белем бирү формасыннан читләшүе кирәк дип исәпләми, бары менә бу программаларны яңача метод белән укучыга кызыклы итеп җиткерү мөмкинлекләре турында сүз бара.

- Без укытучыларны командада бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта позитив микроклимат тудырырга өйрәтәбез. Дәресләр баланың бер-берсе белән аралашуы, фикерләшүенә нигез-ләнергә тиеш. Укытучы исә укучыга тавыш күтәреп түгел, ишарә, хәрәкәтләр нигезендә игътибарын җәлеп итәргә өйрәнергә тиеш, - ди Лилия Мөхәммәтшина, Сингапур галимнәре фикерен дәвам итеп.

Чыннан да, 6нчы мәктәптә үткән тренинглар беренче карашка сәер кебек тоелды. Дәреснең беренче 15 минуты үтүгә, үзеннән-үзе шушы эш методына кушылып, кулларның күтәрелүен, төрле хәрәкәтләр аша аңлашуга күчкәнне сизми дә каласың. Сыйныф бүлмәсендә парталар да берсе артына икенчесе куеп, рәт-рәт тезелмәгән. Ә ике парта кара-каршы урнаштырылып, 4 укучының бер командада эшләвенә ирешү максаты куела. Вакыт-вакыт әлеге дүрт кешелек команда башка дүртлек белән дә фикер уртаклаша яки үзенә фикердәш команда белән аралаша. Укытучы да укучыга кызыклы булу өчен барлык потенциалын эшкә җигәргә, шул ук вакытта дәресләрнең киеренке баруына урын калдырмаска тиеш була. Мәсәлән, Майкл Тируман сүз алып, алар өчен яңа методиканың кирәклеген төшендерер алдыннан, иң башта инглиз, рус, татар телләрендә хәерле иртә теләп, мизгел эчендә үзенә дистәләгән кызыксынучан карашны җәлеп итте. Һәм алга таба да кызыклы фикер, сораулары белән игътибар үзәгендә булды.

6нчы мәктәп директоры Сергей Кузнецов - районда сингапурча белем бирү методын өйрәнү буенча махсус курсларны үткән беренче педагог. Ул бу яңа эш алымын һәр укытучы үзе аша кичергәндә, үзе өйрәнгәндә генә барлык тирәнлеге белән аңлый, шуңа күрә һәр мәктәптә укытучылар өчен уздырылучы өйрәнү тренингларын бик мөһим, дип саный.

- Без - мәктәп директорларына, Казанда әлеге курсларны үткәргәндә, киләчәктә үзебез җитәкчелек итәчәк коллективны аңлау, укытучыларга яңача эшләүдә комачаулык тудырмау максатыннан аңлатулар алып бардылар. Алдагы өч елда сингапурча белем бирү методы республика мәктәпләренә тулысынча кертеләчәк. Бу - замана укучысына заманча белем бирү алымы. Әмма без үзебезнең белем бирү традициясен югалтмаячакбыз, аңа бары яңача якын киләчәкбез, - диде ул.

-Икенче төрле әйткәндә, яңа алымны һәр укытучы үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәти-җәсендә хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясый. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып-белүгә нигезләнә. Аларның укыту методикасының асылы - балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме - укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә, - дип дәвам итте аның фикерен Ирина Прудыус.

Сингапур галимнәре катнашында мондый дәресләр инде республиканың 22 районында үткән. Алга таба безнең махсус курслар үткән педагоглар яңача укытуга өйрәтүне һәр мәктәптә дә тренинглар рәвешендә уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сингапурча укытуга күчәбез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия