Мәгариф һәм тәрбия

Сәламәт яшәү рәвешен сайла!

Узган атнада «SaMoSтоятельные дети» наркотикларга каршы проектында катнашучылар «Йолдызлык» сәламәтләндерү лагерена семинар-практикумга җыелды. «SaMoSтоятельные дети» - укучыларны наркотикларга каршы килешү нигезендә профилактикалау проекты. Ул укучыларда зур кызыксыну уята. Ел дәвамында проектта катнашучылар наркотикларга каршы чаралар үткәрә. Семинарлар, ачык сыйныф сәгатьләре, наркотикларга каршы юнәлтелгән "Белергә хакым бар" дәресләре, мәгълүмати стендлар, наркотик,...

Узган атнада «SaMoSтоятельные дети» наркотикларга каршы проектында катнашучылар «Йолдызлык» сәламәтләндерү лагерена семинар-практикумга җыелды. «SaMoSтоятельные дети» - укучыларны наркотикларга каршы килешү нигезендә профилактикалау проекты. Ул укучыларда зур кызыксыну уята.

Ел дәвамында проектта катнашучылар наркотикларга каршы чаралар үткәрә. Семинарлар, ачык сыйныф сәгатьләре, наркотикларга каршы юнәлтелгән "Белергә хакым бар" дәресләре, мәгълүмати стендлар, наркотик, алкоголь, тәмәке куллану нәтиҗәләре турында наркопост почмаклары һәм башка шундый чаралар - гомумбелем бирү учреждениеләрендә план буенча үткәрелүче эшләр. Түбән Кама һәм Зәй укучылары, волонтерлар проектны презентацияләүдә катнашты һәм чыгыш ясады. Алар белән семинар дискуссия рәвешендә алып барылды. Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенең Түбән Кама районара бүлеге оперуполномоченные Гөлнара Хәбибуллина «SMS» проектта катнашу һәм бу проектның формалары турында сөйләде.

- Наркотиклар таратуга каршы иң нәтиҗәлесе - шәхес формалашкан чорда профилактик чаралар үткәрү. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотикларга, эчүчелеккә, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт тудыру педагоглардан, балалардан һәм ата-аналар ярдәменнән башка мөмкин түгел, - диде ул.

"SMS" проектта катнашучы татар гимназиясе укучысы Сирина Иванова болай диде:

- Мин бу проектта икенче ел катнашам. Минемчә, тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар - бик начар әйберләр. Без яшьләрне, балаларны наркотиклар кулланмаска чакырабыз. Кеше үз гомерен үзе сакларга тиеш.

Әйе, рухи һәм физик яктан сәламәт кеше генә тулы, матур тормыш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сәламәт яшәү рәвешен сайла!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия