2005 елдан 25 гыйнвар Россия Президенты Указы белән рәсми төстә Россия студентлары көне дип игълан ителде. Аның тарихы 1755 елга барып тоташа. Императрица Елизавета Петровна шушы елда Мәскәү университетын булдыру турында указга кул куя һәм ул Изге Татьяна көненә туры килгәнгә күрә, студентларны Изге Татьяна үз канаты астына алган дип...
2005 елдан 25 гыйнвар Россия Президенты Указы белән рәсми төстә Россия студентлары көне дип игълан ителде. Аның тарихы 1755 елга барып тоташа. Императрица Елизавета Петровна шушы елда Мәскәү университетын булдыру турында указга кул куя һәм ул Изге Татьяна көненә туры килгәнгә күрә, студентларны Изге Татьяна үз канаты астына алган дип исәпләнә.
Районда Студентлар көне яшьләр арасында киң билгеләп үтелә. Быел аны зәйлеләр аеруча зур эшләр белән каршылый.
Районда 2008 елда төрле юнәлешләрдә эшләүче студентлар отрядлары оештырылды. Бүген аларда шәһәрнең политехник колледжында һәм республиканың төрле югары, һөнәри уку йортларында белем алучы 550 студент исәпләнә. Район студент хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Руслан Ваһапов әйтүенчә, мондый оешма булдыруның төп максаты район яшьләрен берләштерү, төрле шәһәрләргә таралган яшь зәйлеләр турында хәбәрдар булу, политехник колледж студентларын укудан бушаган арада кызыклы һәм файдалы гамәлләргә тартудан гыйбарәт.
Алга куелган максатларга ирешүдә инде күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәләр дә бар. Җәйге чорда педагогик отряд әгъзалары үзләрен балалар ял лагерьларында алыштыргысыз әйдаманнар буларак танытты. Маркетологлар отряды салым инспекциясендә, төрле предприятиеләрнең исәп-хисап бүлекләрендә эшләде. Шәһәрне яшелләндерү отряды әгъзалары Зәебезне тагын да ямьләндерү өчен зур тырышлык куйды. "ЗУБР" отряды инде берничә ел рәттән район кырларында мул уңыш үстерүгә үз өлешен кертә. Әлеге отряд тулысынча студентлардан гына тормаса да, күпчелекне политехник колледж укучылары тәшкил итә. "Кристалл" төзелеш отряды 2011 елның җәен берничә төзелеш объектына бүленеп үткәрде. Аларның 25е - "ТАНЕКО", 15е Казанда Универсиада объектларын төзүдә үз өлешен кертте. Шулай ук алар республика клиник дәваханәсен төзекләндерүдә һәм октябрь аеннан ноябрьгә кадәр Казанда ипотека йортын төзүдә катнаштылар.
Узган җәйдә тагын ике юнәлештә эшләүче студент отрядлары барлыкка килде. Алар тимер юлда проводниклар булып һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә "Урман патруле" проектында яшь урманчылар сыйфатында эшләделәр. Мәсәлән, Евгений Неклюдов Мәскәүдән илнең көньягына йөрүче поездларда проводник булып эшләргә дә, август-октябрьдә «Урман патруле» проектында катнашырга да өлгергән.
- Мин узган җәйнең кызыклы да, файдалы да үтүеннән бик канәгать. Студент кеше өчен шактый гына акча эшләргә дә, үзем өчен кызыклы бик күп мәгълүмат тупларга да өлгердем. Проводник булып эшләгәндә, поезд озакка тукталган станцияләрдә безгә, студент буларак, шәһәр белән танышу, музей, истәлекле урыннарга экскурсияләргә йөрү мөмкинлеге тудырылды. Ә урманнарны чистарту вакытында без саф һавада физик хезмәт белән тәннәребезне ныгыттык. Алдан махсус үткәрелгән курсларда, әлеге ике һөнәр буенча тулы мәгълүмат алып, бу эшләрнең серенә төшендек, - ди Евгений.
Төзелеш отрядында катнашкан студентлар да авыр хезмәттән зарланмый. Киресенчә, студентлар өчен мондый махсус программа булуга алар бик шат. Ә Евгений Краснов җәйге чорда республика клиник дәваханәсен төзекләндерүдә катнашкан. Атна дәвамында ныгытып хезмәт куйганнан соң, ял көннәрен төрле күңел ачу чаралары белән үткәргәннәр. Студентлар хезмәт отряды республика үзәге алар өчен шәһәрнең төрле истәлекле урыннарына, аквапаркка экскурсияләр оештырган. Кыскасы, һәр хезмәт отрядында катнашучыга җәйге ял күңелле хатирәләр белән истә калган.
- Соңгы елларда хезмәт отрядларының активлашуы - куанычлы күренеш. Үзен төрле өлкәдә сынап, файдалы эш белән шөгыльләнергә теләгәннәргә бу - менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә без үз сафларыбызның актив студентлар белән тагын да тулыланачагына ышанабыз, - ди Руслан Ваһапов.
Рәсемдә: районның бер төркем актив студент яшьләре - Руслан Ваһапов, Евгений Краснов, Евгений Неклюдов, Руслан Карчевский, Дмитрий Степанов, Владимир Рябов, Вадим Хохулин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев