Мин - беренче курс студенты. Башта татар бүлегенә укырга кереп ялгышмадыммы икән, дигән сорау борчыды мине. Бүгенге көндә татар теле юкка чыгып бара бит инде ул, дигән сүзләр күңелемә тагын да шом салды. Кафедрабызда укытучыларыбызның безнең авыздан чыккан русча атамаларны ишетеп, кисәтү ясауларына, саф татар телендә генә сөйләшергә өндәүләренә күңел...
Мин - беренче курс студенты. Башта татар бүлегенә укырга кереп ялгышмадыммы икән, дигән сорау борчыды мине. Бүгенге көндә татар теле юкка чыгып бара бит инде ул, дигән сүзләр күңелемә тагын да шом салды. Кафедрабызда укытучыларыбызның безнең авыздан чыккан русча атамаларны ишетеп, кисәтү ясауларына, саф татар телендә генә сөйләшергә өндәүләренә күңел шатланды.
Мин Аксар авылында туып үстем. Монда ак сакаллы бабамның азанын тыңладым, әбием көйләгән бишек җырларын тыңладым, төрле чараларда көянтәләр асып, читекләр киеп татар биюләрен башкардым. Шундый мохиттә яшәвем, анда тәрбияләнүем, чын татарча сөйләшә алуым белән чын күңелемнән горурланам.
Минем фикеремчә, иң беренче чиратта, баланың ана телендә сөйләшү теләге, ихтыяҗы булырга тиеш. Шул вакытта гына телгә мәхәббәт тәрбияләү нәтиҗәле булыр. Моңа мисал итеп, Зәй шәһәрендә туып-үсеп, бүгенге көндә Америкада яшәүче туганым турында әйтәсем килә. Саф татар телендә сөйләшүче татар егетенә кияүгә чыгып, туган төбәгеннән еракта яшәсә дә, татар телен онытмаган, бик дөрес, ягымлы сөйләшә ул.
Киләчәктә татар теле югалмасын өчен, хәтта дәүләт теле буларак гамәлгә керсен өчен бик күп мәсьәләләр хәл ителсен: дөньякүләмендә татар телендә төрле иҗтимагый-сәяси, мәдәни чаралар күбрәк үткәрелсен, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең саны арттырылсын иде.
Ә. Гыйләева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев