"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында 4нче мәктәптә "Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле" исемле сыйныфтан тыш чара уздырылды. Безнең туган илебез - Татарстан, ул - күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы - Татарстан халкы. Татарстан җире - татар...
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында 4нче мәктәптә "Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле" исемле сыйныфтан тыш чара уздырылды.
Безнең туган илебез - Татарстан, ул - күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы - Татарстан халкы. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Безнең районда 27 милләт вәкиле яши. Алар бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшәп, киләчәккә атлый.
Мәктәбебездә татар, рус балалары белән беррәттән, чуваш, башкорт, удмурт, мари, украин, белорус, әрмән милләтеннән булган балалар да укый. Алар барысы да тигез хокуклы, дус-тату, бер бөтен гаилә булып яшиләр, бергәләшеп татар телен өйрәнәләр. Сыйныфтан тыш чарада төрле милләт балалары катнашты. Алар үз милләтләренең җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәтте, гореф-гадәтләре белән бергә милли ашлары турында да сөйләделәр. Экранда күрсәтелгән презентациядә дә һәр милләтнең милли костюмы, милли ашы, бәйрәмнәре чагылыш тапты.
Һәр милли тел, һәр халык - дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле.
Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Венера Мөхәммәтшина VI "б" һәм VIII "а" сыйныфы укучылары белән оештырды.
В. Мөхәммәтшина,
татар теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев