Бакча - баланың икенче йорты, дип юкка гына кабатламыйбыз. Әти-әнисе көннәр буе эштә булган вакытта нәни кешенең тормышын тулыландыру, дөньяны, әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнү, кызыклы шөгыльләрне башкарып карап, кечкенә кешенең олы киләчәгенә юнәлеш бирү урыны ул. Зәйдә "Тату гаилә" балалар бакчасы да моннан 45 ел элек нәкъ менә шушы максатны...
Бакча - баланың икенче йорты, дип юкка гына кабатламыйбыз. Әти-әнисе көннәр буе эштә булган вакытта нәни кешенең тормышын тулыландыру, дөньяны, әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнү, кызыклы шөгыльләрне башкарып карап, кечкенә кешенең олы киләчәгенә юнәлеш бирү урыны ул. Зәйдә "Тату гаилә" балалар бакчасы да моннан 45 ел элек нәкъ менә шушы максатны күздә тотып ачылган.
- Бакча территориясенә аяк атлап кергәндә, бинаның стеналары гына күтәрелгән иде. Бер ел эчендә ул тулысынча төзелеп бетеп, 1968 елның 1 сентябрендә тәүге тапкыр сабыйларны кабул итте. Коллектив та гел яшьләрдән генә туплану сәбәпле, тәрбиячеләр, хезмәткәрләр үзләре дә балалар кебек тиктормас, чая, кызыклы идеяләргә бай иде. Шуңа күрә без бакчабызны балаларның, олыларның уртак йорты - тату гаилә итәргә ниятләп, исемен дә җисеменә туры килерлек итеп сайладык. Һәм бакча бу исемне инде 45 ел дәвамында тугры йөртә, - дип сөйли биредә 33 ел бакча мөдире булып эшләгән Галина Вавилова.
Ул вакытта үзе дә 23 яшьлек яшь белгечнең "Тату гаилә"гә кайгыртучан "ана" буларак алынуын батырлык дими - ни дисең. Әлеге бакча бик күп башка педагогларның да хезмәт юлын башлап, тәҗрибә туплауга китергән кадерле урынга әйләнә.
2001 елда җитәкчелекне Людмила Вдовина кабул итә. Белгечлеге буенча логопед булган мөдир сөйләм телендә кимчелекләр булган, сүзләрне авыр әйтүче балалардан аерым төркем булдырып, әлеге юнәлештә комплекслы эшләүне башлап җибәрә. Ә 2006 елда бакча компенсация төрендәге мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе итеп үзгәртелә, ягъни биредә кечкенәдән үк сәламәтлекләренә аерым игътибар таләп ителүче сабыйлар туплана. Моның өчен аерым юнәлешләрдә эшләүче төркемнәр булдырыла. Ул начар күрүче балаларның күз күрүен яхшырту, психологик үсештәге тоткарлыкларны бетерү, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән индивидуаль эшләүне үз эченә ала. "Тату гаилә"дә эшләүче тәрбияче-педагогларга, гадәти бакчалардан аермалы буларак, икеләтә йөкләмә куела. Алар сабыйларның аң үсешенә йогынты ясаучы дәресләр үткәрү белән беррәттән, физик мөмкинлекләрен ныгыту, сәламәтлеккә кагылышлы чараларны комплекслы оештыру, үзенчәлекле эш башкарырга тиеш. Максатчан эшләү нәтиҗәсез калмый, биредә тәрбияләнгән балаларның күпчелеге мәктәп программаларын җиңел үзләштерә алырлык итеп әзерләнә.
Татьяна Юдина җитәкчелек иткән чорда "Тату гаилә" республикада компенсация төрендәге балалар учреждениеләре арасында иң яхшы, нәтиҗәле эшләүче буларак билгеләнә. Район җитәкчелеге, оешма, предприятиеләр тарафыннан да бакчада һәртөрле уңай шартлар тудырыла. Төзекләндерү эшләре үткәрү, төрле шөгыльләр өчен инвентарьлар белән даими тулыландыру - шуның ачык мисалы. Әлеге максатта бакчаны үз шефлыгына алган "Су каналы" ҖЧШ, еш кына хәйрия ярдәме күрсәтүче ГРЭС, җылылык челтәрләре предприятиесе һәм башка оешмалар балалар тормышын уңайлы итүгә үз өлешен кертә.
-"Тату гаилә"нең дуслары күп, сабыйларның бәхетле, тулы канлы тормыш белән яшәвенә райондашларыбызның битараф булмавы сөендерә. Ә һәртөрле ярдәмне баланың физик, аң үсеше өчен нәтиҗәле файдалана белүче коллективка без тирән рәхмәтле. Биредә үз һөнәренә тугры, авырлыклардан курыкмаучы педагоглар эшли, - диде район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина юбилей тантанасында.
Ул тәрбиячеләр Татьяна Антонова, Надежда Овчинниковага район башлыгы Мактау грамоталарын тапшырды. Тагын бер төркем хезмәткәрләр башкарма комитетның Рәхмәт хаты, мәгариф идарәсе Мактау грамоталарына лаек булды.
Бүгенге көндә Лидия Мишеева җитәкчелегендә эшләүче 42 кешелек коллектив алга таба "Тату гаилә"гә тугры булырга вәгъдә итте. Хәзер бакчада 6 төркемдә 72 бала тәрбияләнә. Юбилей уңаеннан әлеге балалар күрсәткән чыгышларны һәркем сокланып күзәтте. Ә тәрбиячеләре аларны тулыландырды. Кыскасы, тантанада «Тату гаилә»нең тату тормышы чагылдырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев