1995 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләр түземлелек, ягъни толерантлык принциплары турында Декларация кабул итә. Ә 1996 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы бу көнне ел саен уку йортларында, киң җәмәгатьчелек арасында толерантлыкка юнәлтелгән чаралар аша Халыкара түземлелек көне буларак билгеләп үтү тәкъдиме белән чыкты. Соңгы елларда бер-береңә карата нәфрәт, экстремизм,...
1995 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләр түземлелек, ягъни толерантлык принциплары турында Декларация кабул итә. Ә 1996 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы бу көнне ел саен уку йортларында, киң җәмәгатьчелек арасында толерантлыкка юнәлтелгән чаралар аша Халыкара түземлелек көне буларак билгеләп үтү тәкъдиме белән чыкты.
Соңгы елларда бер-береңә карата нәфрәт, экстремизм, бер милләт вәкиленең икенчесенә көч куллануы кебек күренешләр дөньяда кинәт артып китте. Бу куркыныч күренеш халыкның тыныч көнкүрешенә, яшәешенә яный.
Нәтиҗәдә аерым кешеләр, бер гореф-гадәтләр белән яшәүче халыклар этник, дини, милли аермалыклары өчен генә җәбер-золым куллану объектына әверелә. Мондый гамәлләр беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел.
Безнең һәрберебез түземлелек принципларына нигезләнеп, бер-беребезгә хөрмәтле, ихтирамлы булып яшәргә тиеш. Ә моның киресенә этәрүче стереотипларны, бозып күрсәтелгән фактларны булдырмау мөһим һәм дискриминация корбаннарын яклау кирәк. Киләчәктә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче буын тәр-бияләү зарур.
Узган ел зәйлеләр Милли мәдәният елын нәкъ менә бер халык икенчесенең бәйрәмнәрен өйрәнеп, хөрмәт итүне алга сөреп, күптөрле чаралар белән үткәрделәр. Җыр, бию, фольклор бәйрәмнәренә кагылышлы һәр чара югары нотада узды. Ә 2013 ел районда Шәфкатьлелек елы буларак игълан ителде. Аның максаты - районның һәр кешесен нинди дә булса мәрхәмәтле гамәлләр кылырга тарту, һәр яңа көнне игелекле уйлар белән каршы алырга этәрү. Иң мөһиме - үзең кылган гамәлләр өчен борчу түгел, шатлык хисләре кичерү.
Районда бүгенге көндә 27 милләт вәкиле яши. Аларның һәрберсенә милли мәдәниятне үстерү, дустанә мөнәсәбәттә яшәү өчен шартлар тудырыла. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге телләр, гореф-гадәтләр, милли мәдәниятне саклауга, дуслык, милләтара татулыкны ныгыту, үзара аңлашып яшәүгә юнәлтелә. Ә үсеп килүче буында патриотизм, лидерлык сыйфатлары, гаиләгә, төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү "Зәй муниципаль районында гражданин шәхесен формалаштыру" программасы аша тормышка ашырыла. Аның нигезендә район педагоглары эш тәҗрибәсе ята.
Районда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының республика оешмасы җирле бүлеге, "Керәшен" этнографик җәмгыяте, "Башкорт милли үзәге" эшли. 29 мәчет, 6 чиркәү тарафыннан халыкны бер-берсенә хөрмәтле итеп тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары да бу җәһәттән максатчан эшли. Кыскасы, Зәйдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү, милләтара дуслык, аңлашып яшәүгә ирешү өчен бар мөмкинлекләр дә файдаланыла.
Халыкара түземлелек көне уңаеннан районда төрле чаралар үткәрелә. Ул 13 ноябрьдә коррекция мәктәбендә яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылучы "Без - җир балалары" дип исемләнгән чара белән старт алды. Шулай ук һәр мәктәптә, һәр мәдәни учреждениедә толерантлыкка юнәлтелгән бәйге, викторина, әңгәмәләр оештырыла. Үзәк китапханәдә дуслык темасына сөйләшүләр, шәһәр урамнарында "Әйдәгез, кул бирешик" акциясе үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев