Гаиләдәге милли традицияләрне саклауда аталарның роле, һичшиксез, зур дигән уртак фикергә килде 7нче мәктәптә үткән әтиләр конференциясендә катнашучылар. Шәһәрдә инде менә өченче ел рәттән уздырылучы әтиләр конференциясен быел гаиләдәге милли традицияләрне саклауга юнәлтү юкка түгел. Тормыш алып бару мәшәкатьләре белән мәшгуль булган әтиләрне хәзер мөмкин кадәр гаиләгә тарту, бала тәрбияләүдә...
Гаиләдәге милли традицияләрне саклауда аталарның роле, һичшиксез, зур дигән уртак фикергә килде 7нче мәктәптә үткән әтиләр конференциясендә катнашучылар.
Шәһәрдә инде менә өченче ел рәттән уздырылучы әтиләр конференциясен быел гаиләдәге милли традицияләрне саклауга юнәлтү юкка түгел. Тормыш алып бару мәшәкатьләре белән мәшгуль булган әтиләрне хәзер мөмкин кадәр гаиләгә тарту, бала тәрбияләүдә аларның ролен үстерү кирәк. Монда иң беренче чиратта гаиләдә электән булган бергәләшеп җыелып төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү гадәтләрен саклау мөһим. Әти-әнисе янәшәсендә ешрак булган, аларның дустанә мөнәсәбәтен күреп үскән балада мәрхәмәтлелек, башкаларны хөрмәт итү кебек сыйфатлар ныграк формалаша, ди белгечләр.
Конференциядә элек-электән төрле милләт гаиләләрендә булган гореф-гадәтләрне барлау максатында театрлаштырылган тамашалар, җыр-биюләр күрсәтелде. Мәсәлән, бигешлеләр матур итеп армиягә солдат озату күренеше тәкъдим итте. Анда өлкәннәрнең егетнең исән-имин йөреп кайтуы өчен дога кылуы да, әти-әниләрнең улларын ипи-тоз белән өйдән озатып калуы да, кызларның вәгъдәләшеп саубуллашуы да тирән эчтәлекле итеп тасвирланды. Ә Канаш авылыннан ирле-хатынлы Абдрахимовлар гаиләдә милли җырларны саклауларын күрсәттеләр. Аталар исеменнән чыгыш ясаган мөхтәрәм шәһәрдәшебез Андрей Алчин һәр гаиләнең көтеп алган милли бәйрәме булуын ассызыклады. Мәсәлән, алар гаиләсендә Пасха элек-электән көтеп алынган. Безнең балалар да бу бәйрәмне үз итә, чөнки алар безгә охшарга тырыша, ата-ана өчен кадерле булган әйбер балага да кадерле булып сеңә, ди ул. Аның фикеренчә, кичке аш алдыннан бер өстәл артына бөтен гаилә әгъзалары җыелып, көндәлек эшләр белән уртаклашу, борчыганны хәл итү юлларын эзләү гаиләне бердәм итә.
Сәгыйть хәзрәт Камалов исә, инде олыгайган яшьтәге гаилә әгъзаларына игътибарлы, хөрмәтле булуны сорады.
- Сезнең өлкәннәргә булган мөнәсәбәтегезне балаларыгыз сеңдерә бара. Олыгайган көнегездә, элек сез үз ата-анагызга нинди мөнәсәбәттә булсагыз, балаларыгыз да сезгә карата шундый булачагын онытмагыз, - диде ул. Аның сүзләрен район Советының бүлек башлыгы Фәрит Мусин да хуплады. Начар гадәтләрне балалар алдында күрсәтүдән сак булырга чакырды.
Соңыннан иң актив әтиләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев