Мин 28 ел тәрбияче булып эшлим. Шушы дәвер эчендә нинди генә балалар белән очрашмадым. Алардагы кайбер сыйфатлар уйланырга мәҗбүр итә, чөнки бүген без тәрбияли торган балалар - илнең киләчәге, безнең дәвамыбыз. Аларның нинди булып үсүе әти-әни, тәрбияче, укытучыдан тора. Эш барышында туган сорауларга мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, педагог Ризаэддин Фәхретдин...
Мин 28 ел тәрбияче булып эшлим. Шушы дәвер эчендә нинди генә балалар белән очрашмадым. Алардагы кайбер сыйфатлар уйланырга мәҗбүр итә, чөнки бүген без тәрбияли торган балалар - илнең киләчәге, безнең дәвамыбыз. Аларның нинди булып үсүе әти-әни, тәрбияче, укытучыдан тора.
Эш барышында туган сорауларга мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, педагог Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләреннән җавап эзлим. Аның балалар тәрбияләүгә багышланган хезмәтләре күп сорауга җавап табарга ярдәм итә. Ризаэддин Фәхретдин үз халкын белемле, сәламәт акыллы, тәрбияле итеп күрергә теләгән. Шуның өчен халыкның культура дәрәҗәсен үстерүне, белемен арттыруны яклап чыккан. Ул акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышанган, мәгърифәтче булуны пропагандалаган. Үз халкын шушы юллар белән бәхетле итәргә омтылган. Мәдрәсәдә белем алган Р. Фәхретдин укытучы булып та эшләгән. Шуңа күрә балаларның психологиясен бик яхшы белгән. Аларның теләк-омтылышларын үзләштергән һәм шуларга таянып халыкка кирәкле хезмәтләр язган. Аларны бала тәрбияләүдә төп чыганак буларак кулланырга киңәш иткән.
"Алтынчәч" балалар бакчасында эштә Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрен куллану тәрбия чараларының төп чыганагы булып тора. Бигрәк тә тәрбияле бала, аны тәрбияләү ысуллары, баланы чорнап алган мохит кызыксындыра. Бүгенге ата-ана галим яшәгән чордагыдан аерылса да, ул биргән киңәшләр кешелек өчен әһәмиятен югалтмый.
Галимнең "Тәрбияле бала" дигән китабы безнең өстәл китабыбызга әверелде. Бу китап тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык булуын күрсәтә. Ул болай дип яза: "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; һәм һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә".
Ә тәрбияле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң беренче, хезмәтне яратыргадыр, икенчедән, гаиләңне, аның һәр кешесен хөрмәт итәргә, алар турында кайгыртырга, авыр чакларда бердәм булырга, өченчедән, үзең яшәгән җирне, аның гореф-гадәтләрен, халкыңа хас рухи сыйфатларны яхшы белергә, үзеңне шуларның бер кисәге итеп карарга өйрәтергә... Саный китсәң, кагыйдәләр күп, ләкин тәрбияле бала өчен тәрбияле ата-ананың да булуы төп шарт. Шуңа күрә кайвакыт әти-әниләргә дә тәрбия ысулларын өйрәтергә туры килә.
Безнең балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Алар гаиләдә төрле гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләнә. Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез. Һәрберсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, бер-берсе белән дус һәм тату мөгамәләдә булуларын телибез. Шуның өчен һәр гореф-гадәтнең матур ягын күрсәтергә омтылабыз. Һәркем өчен үзенеке якын. Шул үзеңнекен яхшы белү, аны әһәмиятле башка сыйфатлар белән баету - безгә йөкләнгән төп бурыч.
Тәрбияче булуы җиңел түгел. Шулай да балаларга булган мәхәббәт, аларны үз халкыңның киләчәге итеп күрү барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Хезмәтен яратканнар гына бала күңеленә үтеп керә. Бала күңеле - язылмаган ак кәгазь, шушы кәгазьгә яхшы яктан күбрәк язалабыз икән, димәк, без - чын тәрбиячеләр.
З. Закирова,
тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев