Укытучының һәр көне - имтихан. Менә шул имтиханны яхшы билгесенә тапшырыр өчен мөгаллим югары әзерлекле булуы өстенә, балаларны үзенекедәй якын күрергә, алар тормышы белән яши, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә тиештер, мөгаен. Укытучының югары миссиясен аңлау өчен әлеге һөнәр иясенең үз эшенә ни дәрәҗәдә бирелгәнлеген төшенү җитә. Яшь кенә булуына карамастан,...
Укытучының һәр көне - имтихан. Менә шул имтиханны яхшы билгесенә тапшырыр өчен мөгаллим югары әзерлекле булуы өстенә, балаларны үзенекедәй якын күрергә, алар тормышы белән яши, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә тиештер, мөгаен. Укытучының югары миссиясен аңлау өчен әлеге һөнәр иясенең үз эшенә ни дәрәҗәдә бирелгәнлеген төшенү җитә. Яшь кенә булуына карамастан, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышучы 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Вәлиәхмәтовада нәкъ шушы югары миссиягә омтылуны күрергә була.
- Хезмәтем - шатлык чыганагы. Укытучы, беренче чиратта, бала күңеленә яхшылык, шәфкатьлелек орлыклары салучы дип уйлыйм. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган вакытта укытучы булам дигән ныклы карарга килгән идем инде. Үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларым Мәдинә Гыйләҗева, Халидә Хәлиуллинага рәхмәтлемен. Шул карарым мине Яр Чаллы дәүләт педагогика институтына китерде, - ди ул.
Югары белем алып Зәйгә кайткач, Миләүшә 11 ел 2нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, хәзер исә бу эшен 7нче мәктәптә дәвам итә. Әлбәттә, заман күзлегеннән чыгып караганда, һөнәре җиңелләрдән түгел. Ләкин үз эшен яратып башкаруы, балаларда киләчәккә ышаныч, зур өметләр тәрбияли алуы барлык авырлыкларны онытырга һәм тагын да кызыклырак укыту алымнары кулланып, балалар игътибарын яуларга этәрә. Ул, укыту сыйфатын күтәрү механизмы буларак, информацион технологияләр куллануга зур өстенлек бирә. Укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята алуы, югары интеллектлы булуы нәтиҗәсендә 2011 елдан Миләүшәгә мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасы йөкләнде. Миләүшә Вәлиәхмәтова өчен 2011 уку елы, гомумән, уңышлы ел булды: "Ел укытучысы - 2011" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында, шулай ук "Укытуда заманча информацион-коммуникатив технологияләр куллану" IX республика конкурсының муниципаль турында җиңү яулады, "Безнең яхшы укытучы" грантына лаек булды. Аның һөнәри осталыгы укучыларының уңышларында да лаеклы чагылыш тапты: балалары "Горизонты поиска и достижений" ("Эзләнү һәм уңышларга ирешү офыклары") һәм "ЮНИС" республика фәнни-эзләнү конференцияләрендә катнашып, I урын алды.
Узган ел - Г. Тукай елында Миләүшә Камиловна һәм аның укучылары һәртөрле әдәби чараларда активлык күрсәттеләр. Дәресләрендә ул татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле, казый һәм мөфти Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматларына таянып эшли.
- Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә күп гасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең юлларын ачып бирә. Әдәплелек, әхлаклылык, шәфкатьлелек, изгелек, итагатьлелек, гаделлек, яхшылык кебек сыйфатларны тәрбия кануннары итеп туплый. Шуңа күрә мин аның хезмәтләреннән эшемдә даими файдаланам, - ди ул.
2012 елның 27 гыйнварында IX республика Ризаэддин Фәхреддин укулары 7нче мәктәптә узачак. Бу зур вакыйгага әзерлек эшләре алып барыла. Аңа Миләүшә Вәлиәхмәтова аеруча җаваплылык тоеп әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев