Мәгариф һәм тәрбия

Уңайлы мохит – мәктәпләргә

Бүген Зәй шәһәренең 7 мәктәбендә "Уңайлы мохит" максатчан программасын тормышка ашыруда мөһим булган таләпләрнең тиешле дәрәҗәдә үтәлүен контрольдә тоту буенча республикакүләм укулар үтте. Анда районнардан мәгариф идарәләре белгечләре, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Укуларны республика хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары Ирина Просвирякова алып барды. -Моңа кадәр мәгариф учреждениеләрендә...

Бүген Зәй шәһәренең 7 мәктәбендә "Уңайлы мохит" максатчан программасын тормышка ашыруда мөһим булган таләпләрнең тиешле дәрәҗәдә үтәлүен контрольдә тоту буенча республикакүләм укулар үтте. Анда районнардан мәгариф идарәләре белгечләре, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Укуларны республика хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары Ирина Просвирякова алып барды.

-Моңа кадәр мәгариф учреждениеләрендә "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру проект формасында алып барылган булса, быелдан без әлеге максатта төп федераль программага кердек. Быел республикада 104 мәктәптә әлеге программа нигезендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлы шартлар тудыру күздә тотыла. Әлбәттә, программа буенча бер учреждениегә каралган акча чикләнгән, әмма аның максатчан тотылуы төзелеш эшләрен алып барылучы подрядчы оешмаларга да, аларның эшен күзәтү учреждение җитәкчеләренә дә йөкләнә. Чөнки пандусларның авышлыгы, тотынып менү өчен махсус җайланмалар таләпләргә җавап бирергә тиеш. Аз гына хилафлык булганда да, алар таләпләрне үтәмәүчеләр хисабына төзәттерелә, - диде Ирина Просвирякова.

"Уңайлы мохит" программасын белем бирү йортларында тормышка ашыру нигездә учреждениеләргә керү урыннарын, бәдрәф, юыну бүлмәләрен уңайлы итүне күз уңында тота. Юыну бүлмәләрендә физик мөмкинлеге чикләнгән кешенең буе җитәрлек раковина, тотынып күчү җайланмалары кую таләп ителә һәм, хәле начарайганда, звонокка басып хәбәр бирә алу мөмкинлеге тудыру да шарт.

2013 елда шәһәрнең 6 мәктәбендә "Уңайлы мохит" программасы буенча физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен шартлар тудырылды. Быел исә 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә учреждениеләргә керү урыннары, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уңайлы мохит – мәктәпләргә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия