Югары Шепкә балалар бакчасының санитар нормаларга туры килмәве, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәве нәтиҗәсендә бакчаны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басты. Шуңа күрә мәсьәләне чишүгә район башлыгы Татьяна Воропаева шәхсән үзе алынды. Аның тырышлыгы белән «"Татнефть» ААҖ «"Мәктәп +бакча» программасын тормышка ашыру өчен 5 млн. сум акча бүлеп бирде....
Югары Шепкә балалар бакчасының санитар нормаларга туры килмәве, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәве нәтиҗәсендә бакчаны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басты. Шуңа күрә мәсьәләне чишүгә район башлыгы Татьяна Воропаева шәхсән үзе алынды. Аның тырышлыгы белән «"Татнефть» ААҖ «"Мәктәп +бакча» программасын тормышка ашыру өчен 5 млн. сум акча бүлеп бирде.
Биредә төзелеш эшләрен алып бару Алабуганың "Спецстройинвест" оешмасына йөкләнгән. Ике ай ярым вакыт эчендә оешма мәктәпнең бакча урнашасы өлешендә түбәләрне яңартты, стеналарны төзекләндерде, йокы, уен, киенү-чишенү, аш бүлү, юыну-бәдрәф бүлмәләрен санитар таләпләргә туры китереп, заманча эшләде. Җылылык, канализация системасы тулысынча алыштырылды, тәрәзә, ишекләр куелды. Хәзер биредә соңгы эшләр бара. Оешма мастеры Альберт Шәйхуллов әйтүенчә, якын көннәрдә алар эшне тәмамлап, кабул итү комиссиясенә тапшырырга исәпли.
- Әгәр бакча эшли башлагач, төзелеш эшләренә бәйле кимчелекләр килеп чыкса, без аны үз вакытында төзәтергә бурычлы. Шуңа күрә нәниләрне кабул итәчәк бина җитди контрольдә тора. Без инде моңа кадәр дә республикада берничә балалар бакчасын төзекләндерү, төзү эшләрен башкардык, - ди ул.
Оешма бинаны төзекләндерүне генә түгел, аны бизәүне дә үз өстенә алган. Хәзер анда уен бүлмәсе стеналарына рәссам Җәмил Гайфуллин төрле әкиятләрдән күренешләр төшерә. Бакча шулай ук барлык җиһазлар белән дә тулыландырылачак. Хезмәткәрләр ишегалдында уен мәйданчыгы да булыр дип өметләнә.
Кыскасы, Югары Шепкә нәниләре шушы көннәрдә яңа бакчалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев