Мәгариф һәм тәрбия

Яллар күңелле үтә

Шәһәр мәктәпләре тирәсендә күңелле җанлылык. Һава торышының яхшы торуы сәбәпле, мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар күпчелек вакытны саф һавада үткәрә. Битләре алсуланган балаларга карагач, күңелләр сөенә. Кышкы мәктәп яны лагерьлары 1-7нче мәктәпләрдә һәм татар гимназиясендә эшли. Аларда ял итү өчен 418 бала юллама алды. Лагерь эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен...

Шәһәр мәктәпләре тирәсендә күңелле җанлылык. Һава торышының яхшы торуы сәбәпле, мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар күпчелек вакытны саф һавада үткәрә. Битләре алсуланган балаларга карагач, күңелләр сөенә.

Кышкы мәктәп яны лагерьлары 1-7нче мәктәпләрдә һәм татар гимназиясендә эшли. Аларда ял итү өчен 418 бала юллама алды. Лагерь эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен без шәһәрнең 2нче мәктәбендә булдык. Биредә 50 балага каникуллар чорын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү мөмкинлеге тудырылган.

- Без лагерьга йөрергә теләге булган һәр баланы җәлеп итәргә тырыштык. Монда күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, башка категориягә керүче укучылар да бар. Максатыбыз - аларның буш вакытын файдалы гамәлләргә юнәлтү, энергияләренең үз сәламәтлекләре өчен сарыф ителүен контрольгә алу, - ди лагерь башлыгы Сәрия Хренова.

Балалар ике отрядка бүленгән. Беренче отрядта укытучылар Альмира Абдулова һәм Лариса Любавина эшли. Икенче отрядка Резидә Вәлиева һәм Гөлнара Бикташева җитәкчелек итә. Болай бүленү балаларга кызыклы, диләр тәрбиячеләр. Һәр ике отряд та патриотик юнәлештә эшли. "Минем Россия" дип аталган темага җырлар, шигырьләр өйрәнү күздә тотыла. "Минем Зәем - минем туган йортым" исеме астында рәсемнәр бәйгесе дә бик кызыклы үткән. Анда балалар туган шәһәрләренең моңа кадәр игътибар ителмәгән урыннарын күрә белеп, аны үз рәсемнәрендә чагылдырган. Соңыннан һәркем үз иҗат эшен яклаган. Шулай ук мәктәп музеена экскурсия, халык авыз иҗаты көннәре дә балалар күңелендә якты тәэсирләр калдырган. Кызыклы дәресләр, кул эшләре белән шөгыльләнгәннән соң укучылар урамда төрле спорт уеннары, эстафеталар уздырып күңел ачалар. "Аҗаган" уены, чаңгыда йөрү, кардан әвәләп төрле фигуралар ясау барысын да мавыктыра. Энергияләрен файдалы шөгыльләргә сарыф иткән балалар иртәнге, төшке һәм төштән соң аш вакытларына әзерләнгән ризыкларны теләп ашыйлар. Аларның иртәнге сәгать 8дән көндезге 2гә кадәр булган вакытлары сизелми дә үтеп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яллар күңелле үтә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия