Мәгариф һәм тәрбия

Ярышып та куйды әбиләр

«Алтынчәч» балалар бакчасы гаилә белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Иңгә-иң торып эшләгәндә эшнең нәтиҗәсе дә була. Күптән түгел бакчада беренче мәртәбә әбиләр арасында бәйге оештырылды. Аны карарга әбиләрнең хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары килде. Төп җанатарлар, әлбәттә, биредә тәрбиялә-нүче оныклары иде. Алар бәйгедә көч сынашкан әбиләре өчен җан атып утырды. Самир Кәримов...

«Алтынчәч» балалар бакчасы гаилә белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Иңгә-иң торып эшләгәндә эшнең нәтиҗәсе дә була.

Күптән түгел бакчада беренче мәртәбә әбиләр арасында бәйге оештырылды. Аны карарга әбиләрнең хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары килде. Төп җанатарлар, әлбәттә, биредә тәрбиялә-нүче оныклары иде. Алар бәйгедә көч сынашкан әбиләре өчен җан атып утырды. Самир Кәримов әбисенең бәйгедә катнашуына сөенеп туя алмый, без аның белән конкурс өчен бергәләп ризык пешердек, әбиемнең шигырьләрен бер кат карап чыктык, ди.

Бәйгене тиешле югарылыкта, оста итеп оештыру, аны алып баруда музыка җитәкчесе Юлия Хәйруллинаның өлеше зур. Конкурста - Нина Григорьева, Резеда Кулдашова, Дания Кәримова, Гүзәл Галиуллина, Зөһрә Исмәгыйлова, Клара Гайсиналар көч сынашты. Соңгысының бирегә оныгының баласы йөри. Араларында иң яше - Резеда Кулдашова, аның өч баласы, биш оныгы бар дигәч, күпләр ышанмады. Кыскасы, әбиләр бар да уңган-булган, сүзгә, эшкә осталар. Әбиләр белән элемтәбез нык, без алар белән очрашып торабыз, түгәрәк эшләре алып барабыз, ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина. Әбиләрнең биредә үз булулары ачык чагыла. Алар каушамыйча, осталыкларын күрсәтте, биремнәрне төгәл үтәде. Һәрберсе үзе белән таныштырып, өй эше - ризыкларын оста итеп тәкъдим итте. Бу көнне кемдер чәкчәк, кемдер сумса, кемдер гөбәдия пешереп алып килде. Әлеге ризыкларны пешерүдә, билгеле, оныклар да булышкан. Әбиләр үзләренең башкару осталыклары белән таң калдырды. Кемдер чегән биюе башкарды, кемдер җырлады, кемдер аэробика хәрәкәтләре күрсәтте. Ә менә Дания Кәримованың үзе иҗат иткән шигырьләре тирән мәгънәгә ия. Шунысы игътибарга лаек, әбиләр бала төрүне әле дә яхшы башкара. Ә менә бишек җырларын һәркайсы үзгә, иҗади башкарырга тырышты.

Бәйге балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Ул җан бәйрәме булды. Әбиләр төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Нина Григорьева - иң кешелекле әби, Резеда Кулдашева - иң яшь әби, Дания Кәримова - иң талантлы әби, Гүзәл Галиуллина - иң заманча әби, Зөһрә Исмәгыйлева иң энергияле әби дип табылды. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Клара Гайсина, тамашачы мәхәббәтен яулап, 20 килограммлы кабакка ия булды. Мондый бәйгене алга таба да оештырачакбыз, диде Ләйлә Мостафина, катнашучыларга рәхмәт белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ярышып та куйды әбиләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия