Мәгариф һәм тәрбия

Яшь буынны патриотлар итик!

Шәһәрдә ОСОАВИАХИМ-РОСТО-ДОСААФ оешуга 85 ел тулуга багышланган оборона-масса айлыгы бик җанлы үтте. Анда төп игътибар яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, техник белгечләр әзерләүнең мөһимлегенә басым ясауга һәм спорт чараларын пропагандалауга бирелде. Айлык дәвамында сугыш ветераннары, "кайнар нокта"ларда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр белән очрашулар оештырып, "Батырлык дәресләре" үткәрү үтемле булды. Бу...

Шәһәрдә ОСОАВИАХИМ-РОСТО-ДОСААФ оешуга 85 ел тулуга багышланган оборона-масса айлыгы бик җанлы үтте. Анда төп игътибар яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, техник белгечләр әзерләүнең мөһимлегенә басым ясауга һәм спорт чараларын пропагандалауга бирелде. Айлык дәвамында сугыш ветераннары, "кайнар нокта"ларда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр белән очрашулар оештырып, "Батырлык дәресләре" үткәрү үтемле булды. Бу яшь егетләргә Ватан, аның тынычлыгы өчен үз-үзеңне аямыйча көрәшү зур горурлык булуын аңларга ярдәм итә.

Шулай ук айлык дәвамында төрле техник һөнәр бәйгеләрендә катнашу да файдалы булды. Мәсәлән, машина йөртергә өйрәтү буенча иң яхшы мастер бәйгесенең төбәк ярышында РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлеге егетләре катнашты. Пневматик коралдан атуда безнекеләр - II, машина йөртергә өйрәтү осталыгында IV урын алды. Бер кат сынау үткән белгечләр юбилей кысаларында үзләре дә югары сыйныф укучылары арасында Югары Шепкә мәктәбендә пневматик коралдан ату ярышлары уздырды. Ул Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов призына үткәрелде. Шәһәр мәктәпләре арасында - 1нче мәктәп, авыл мәктәпләре арасында Түбән Биш мәктәбе командаларына тиңнәр булмады. Шәхси беренчелектә Артур Асанов (6нчы мәктәп), Илсур Хәлиуллин (Түбән Биш) иң югары балл җыйды. Соңыннан Лилия Ризванова, Артур Агапов (6нчы мәктәп), Дмитрий Юнысовтан (1нче мәктәп) торган команда Виктор Китов җитәкчелегендә аз калибрлы винтовкадан ату ярышларында республика бәйгесендә катнашты. 46 команда арасында безнекеләр VI урын алуга иреште.

Радиотелеграфия буенча Түбән Камада үткән бәйгедә дә зәйлеләр сынатмады: II урын яулады. Ә 1нче мәктәп укучысы Айнур Ишалин шәхси беренчелектә җиңүче булды.

Кече сыйныф укучылары өчен мәгариф идарәсе белән берлектә "Мы с папой молодцы - заинские удальцы" бәйгесе оештырылды.

РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлеге төрле районкүләм чараларда яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә үз өлешен кертергә әзер.

Р. Галиев,

РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшь буынны патриотлар итик!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия