Мәгариф һәм тәрбия

«Яшь сайлаучы» клубы эшли

Кешеләргә элек-электән сайлау хас. Теләсә нинди демократия сайлауга нигезләнгән. Гражданнар партияләрне, лидерларны, яраткан газета-журналлар, үзләренең сәяси позицияләрен һәм башкаларны сайлый. Демократик җәмгыятьтә яшәүче гражданин мөстәкыйль карар кылырга һәм даими рәвештә сайларга мәҗбүр. Сайлаулар гражданнарның илдәге хәлгә тәэсир итә алуның төп ысулы булып тора. Чөнки теге яисә бу кандидатка өстенлек биреп,...

Кешеләргә элек-электән сайлау хас. Теләсә нинди демократия сайлауга нигезләнгән. Гражданнар партияләрне, лидерларны, яраткан газета-журналлар, үзләренең сәяси позицияләрен һәм башкаларны сайлый. Демократик җәмгыятьтә яшәүче гражданин мөстәкыйль карар кылырга һәм даими рәвештә сайларга мәҗбүр. Сайлаулар гражданнарның илдәге хәлгә тәэсир итә алуның төп ысулы булып тора. Чөнки теге яисә бу кандидатка өстенлек биреп, без дәүләт эшләрендә катнашабыз.

Хәзерге вакытта яшьләр халыкның социаль актив өлеше булып тора. Яшьләрнең сайлау процессында катнашуы актуаль төс ала бара. Чөнки дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына сайлый һәм сайлана алу хокукы бүгенге яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге хакыйкатьне аңлауга һәр кешенең бүгенгесе, киләчәге, тулаем илнең киләчәге бәйле.

Яшьләрнең сайлауларда катнашуы аеруча мөһим. Кайберәүләр сайлауларга гади формаль эш дип карый. Әмма бер тавышның да мөһим роль уйнавын онытырга ярамый. Тиешле карар кабул итү өчен бер тавыш җитмәскә мөмкин.

Яшь сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын күтәрүдә китапханәләр мөһим роль уйный. Сайлау хокукы мәсьәләләре буенча эшчәнлекне активлаштыру - бүгенге көндә китапханә эшчәнлегендә актуаль юнәлешләрнең берсе. Әлеге уңайдан без яшь сайлаучылар, аеруча сайлауларда беренче мәртәбә катнашучылар белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Мәгълүматлар тупланган системалы картотеканың "Кеше хокуклары", "Дәүләт властеның җирле органнары", "Сайлау хокукы", "Сайлау системалары", "Сайлаулар" һ.б. махсус бүлекләр эшкә җигелә. Әлеге мәгълүматны басма матбугат чыганаклары, шулай ук электрон формада кулланып була. Без сайлаучыларга библиографик, аналитик һәм документаль мәгълүмат бирү буенча комплекслы хезмәт күрсәтәбез. Сайлауларга әзерлек буенча эшне шәһәр территориаль сайлау комиссиясе белән берлектә алып барабыз. Үзәк китапханәнең уку залында "Беренче мәртәбә сайлыйм" дип аталган стенд эшләнде.

Шунысын да әйтик, үзәк китапханәдә "Мин - Россия гражданины" яшь сайлаучы клубы 2007 елдан бирле оештырыла. Клуб әгъзалары булып татар гимназиясе һәм башка мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары тора.

Китапханәдә "Сайлаучы әлифбасы", "Яшь сайлаучыга", "Яшүсмерләр хокуклары", "Сайлау чоры җитте!" һ.б. мәгълүмати күргәзмәләр эшли һәм алар даими яңартылып тора.

Клуб яшь сайлаучылар белән очрашулар, конкурслар, дискуссияләр үткәрүне дә планлаштыра.

Л. Хафизова,

үзәк китапханәнең баш китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Яшь сайлаучы» клубы эшли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия