Яшьләрне авыл җирләрендә төпләнеп калырга җәлеп итү өчен аларның ял вакытларын файдалы, кызыклы, мавыктыргыч итү чараларын ешрак оештырып, авылда яшәүче һәр яшь кешене аларда актив катнаштыру ысулларын эзләү мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге фикер 2011-2014 елларга кабул ителгән «Авыл яшьләре» муниципаль программасы үтәлеше уңаеннан үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә төп мәсьәлә...
Яшьләрне авыл җирләрендә төпләнеп калырга җәлеп итү өчен аларның ял вакытларын файдалы, кызыклы, мавыктыргыч итү чараларын ешрак оештырып, авылда яшәүче һәр яшь кешене аларда актив катнаштыру ысулларын эзләү мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге фикер 2011-2014 елларга кабул ителгән «Авыл яшьләре» муниципаль программасы үтәлеше уңаеннан үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә төп мәсьәлә булып күтәрелде.
Сер түгел, хәзер күпләр авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәми. Суның салкыны да, кайнары да краннан ага, теләгәннәр бәдрәфне дә тышка чыгып йөрмәслек итеп көйли. Авыл җирендә яшьләргә эш юк дигән фикерне еш ишетергә туры килсә дә, тырыш, максатчан кешенең кайда да югалып калмавы барыбызга да мәгълүм. Яшь белгечләрне авылларга тарту максатында төрле дәүләт программалары да эшли, алардан файдалана белергә генә кирәк. Районыбызда да үрнәк яшь гаиләләр аз түгел. Аларның ялын кызыклы итеп үткәрүгә тарту һәр җирдә дә бертигез дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Үзе актив кеше чараларда катнаша, ә тиз ачылып китә алмаучылары бер читтә калып боегып яши бирә яки шәһәргә китеп югала. Районда 14-30 яшьлек 14743 кеше исәпләнә. Шуларның 11416сы - шәһәрдә, 3327се авылларда яши. Яшьләр идарәсе башлыгы Елена Павлова әйтүенчә, аларның бармак белән санарлыгы гына район чараларында катнаша. Шулай да, яшьләрне активлаштыруда боз кузгалды дияргә була. Ел дәвамында үткәрелгән район чаралары, бәйгеләрдә 8 авыл җирлеге яшьләре актив катнашкан. 22 авыл җирлеге булуны истә тотканда, бу - күп түгел. Ләкин 2012 елда өч авыл җирлеге яшьләре генә актив булган. Моңа күмәк уеннар оештыру сәбәпле ирешелде, дисәк тә, ялгыш булмас. Туризм, футбол, волейбол, "Күңелле стартлар", театр, җыр сәнгате һ.б. буенча бәйгеләр - моның ачык мисалы. Ә инде әлеге бәйгеләрдә беренчелекне алу теләге үзеннән-үзе яшьләрне әзерләнергә, шөгыльләнергә, клуб, спорт залларына килүгә этәрә. Урып-җыю чорында яшь игенчеләрне стимуллаштыру, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны каршыларга әзерләнү максатында һәр авыл зиратында сугыш ветераннары каберлекләрен тәртипкә китерүгә тарту да туган җиргә, авылга мәхәббәт, горурлану хисен арттыргандыр, мөгаен, чөнки бу эшләрдә яшьләрнең күбрәк катнашуы сизелә.
- Без авылда яшәүче яшь кешенең һәр уңышлы эшен тиз арада күреп, аның кызыксынуын тагын да арттыру өчен шартлар тудырырга, аларның һәрберсен нәрсә дә белән булса да җәлеп итәргә тырышырга тиеш. Кеше нәрсә белән булса да кызыксынмыйча калмый. Шуңа күрә һәр авыл җирлеге башлыгының яшьләргә якын булып, алар ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышуы бик мөһим. Гел бер кешеләргә генә түгел, авылдагы 35 яшькәчә һәр затка игътибарлы булу, бигрәк тә эшче яшьләрне тарту кирәк. Укучылар болай да мәктәптәге чараларда катнашып, төрле шөгыльләргә җәлеп ителә. Ә менә эшче яшьләргә авыл җирендә яшәүне мәгънәле итү онытылырга тиеш түгел. Авылда яшьләргә шартлар тудырылмый дип әйтеп булмый. Бохарай, Югары Пәнәче авылларында менә дигән мәдәният йортлары калкып чыкты. Болар, һичшиксез, яшьләрне активлаштыру максатында кулланылырга тиеш, - диде район башлыгы урынбасары Роберт Халитов.
Ул шулай ук Кадер, Урсай, Югары Мәлем һәм тагын берничә авылда бу максатта оештырылучы эшне үрнәк итеп куйды. Мәсәлән, Кадер мәдәният йортында яшьләрнең бадминтон уены белән шөгыльләнүе активлашкан. Яшь кешене кызыксындыру өчен үзенчәлекле шөгыльләр табу, яңа формалар уйлау отышлы, ди җирлек башлыгы Римма Зайцева. Ә Урсай авыл җирлеге башлыгы Николай Белов, яшь кеше буларак, шөгыльләрне үзе башлап йөри. Авыл территориясендә алар волейбол мәйданчыгы ясап, шунда шөгыльләнә. 2014 елда мини-футбол һәм Сабантуй үтәчәк мәйданнарны заманча итеп үзгәртергә исәплиләр. Мондыйларга яшь фермерларыбыз да битараф түгел, даими төстә финанс ярдәме күрсәтеп торалар, ди Николай Белов.
Кыскасы, «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү уртак бер фикергә - авыл яшьләрен һәр җирлектә бертигез дәрәҗәдә актив яшәүгә тартуга китерде. Моның өчен яшьләр эшләре идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары, башлангыч яшьләр оешмаларының бердәм эшләве кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев