Мәгариф һәм тәрбия

Яшүсмерләр арасында толерантлык тәрбияләү

Россия - күпмилләтле ил. Шуңа күрә безнең халык өчен үзара этномәдәни мөнәсәбәт мәсьәләсе актуаль булып кала. Яшүсмерләр арасында милләтара бәйләнеш агрессивлыгы белән аерылып тора. Көн саен диярлек массакүләм мәгълүмат чараларында яшүсмерләр төркемнәре арасында шушы нигездә кылынган җинаятьләр турында мәгълүматлар басыла. Яшүсмерлек - кешенең психосоциаль үсешендә иң мөһим чор. Яшүсмер -...

Россия - күпмилләтле ил. Шуңа күрә безнең халык өчен үзара этномәдәни мөнәсәбәт мәсьәләсе актуаль булып кала.

Яшүсмерләр арасында милләтара бәйләнеш агрессивлыгы белән аерылып тора. Көн саен диярлек массакүләм мәгълүмат чараларында яшүсмерләр төркемнәре арасында шушы нигездә кылынган җинаятьләр турында мәгълүматлар басыла.

Яшүсмерлек - кешенең психосоциаль үсешендә иң мөһим чор. Яшүсмер - ул балалыктан чыгып баручы, әле өлкәннәр төркеменә кереп җитмәүче катлам. Ул актив төстә өлкәннәр тормышына омтыла, үзенең бердәнбер булуын формалаштыра, тормыштан төрле социаль рольләрне үзләштерә. Аның тормышта глобаль урын алуы дөньяга, үз-үзенә, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтеннән бәйле.

Түземлелек һәм ышаныч позициясе низаглар өчен түгел, ә тынычлыкка нигез булып тора. Мәктәптә укучылар арасында толерантлык рухы тәрбияләү, аңа җәмгыятьнең мөһим байлыгы буларак мөнәсәбәт формалаштыру мәгариф учреждениеләренең тормышта тынычлыкны ныгытуда сизелерлек роле булыр иде.

Әгәр яшүсмер башка милләт һәм этнос вәкилләренә карата нәфрәт, исәпләшмәү шартларында тәрбияләнсә, олыгайгач та аның бу тискәре мөнәсәбәте дәвам итәчәк. Бу уңайдан, безнеңчә, яшүсмерләрнең толерантлык дәрәҗәсен һәм аларның милли үзаңын үз вакытында ачыклау мөһим.

"Толерантлык дәрәҗәсе" дигән анкеталаштыруда шәһәрнең VIII сыйныфында укучы 171 яшүсмер катнашты. Алар милли мөнәсәбәт, милли культурага кагылган сорауларга җавап бирде.

Әлеге тикшерү шәһәр мәктәпләре укучылары арасында үзара мөнәсәбәттә күнекмәләр һәм күрсәтмәләрнең формалашкан булуын ачыклады. Ә менә "толерантлык" төшенчәсен күпләрнең аңлап бетермәве ачыкланды. Өлкән сыйныф укучыларын әлеге катлаулы тормыш белән таныштыру халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге психологлары әзерләгән "Өйрәнелмәгән этнодөнья" дигән тренинг элементлары кертелгән шөгыльләрдә дәвам итә. Әлеге шөгыльләрдә дискуссия, өйрәтү күнегүләре, кейс-алым, рольле уеннар, рефлексия кебек методлар кулланыла. Ә иң мөһиме - "толерант" шәхес төшенчәсенә ачыклык кертү. Толерант шәхес - ул үзен яхшы белүче һәм башкалар белән дә исәпләшүче кеше.

Әлеге толерантлык дәресе мәктәп администрациясе, укытучылар, әти-әниләрнең кызыксынуын уятты. Күп кенә укытучылар әлеге тренингны класс сәгатьләренә кертү кирәклеген белдерде.

С. Салмина, Ю. Кухаркина,

социаль үзәк психологлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшүсмерләр арасында толерантлык тәрбияләү
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия