Дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев белем алган Югары Баграж мәктәбендә якташның исемен мәңгеләштерү йөзеннән музей оешып, аның тулыланып торуы турында хәбәр иткән идек. Мәктәпнең Федор Симашевны өлге итеп алып, эшчәнлеген "Чемпион эзеннән" проекты буенча алып баруы - куанычлы хәл. Узган җомгада Югары Багражда тарихи вакыйга булды: чемпионга багышланган...
Дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев белем алган Югары Баграж мәктәбендә якташның исемен мәңгеләштерү йөзеннән музей оешып, аның тулыланып торуы турында хәбәр иткән идек.
Мәктәпнең Федор Симашевны өлге итеп алып, эшчәнлеген "Чемпион эзеннән" проекты буенча алып баруы - куанычлы хәл. Узган җомгада Югары Багражда тарихи вакыйга булды: чемпионга багышланган музей ишекләрен ачты. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, Федор Симашевның кызы Юлия, оныгы Мария, туганнары, спорт ветераннары, дуслары һ.б.лар катнашты.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Яңа шәһәрдә бер урам Симашев исемен йөртә, районда ел да аның истәлегенә чаңгы ярышлары үтә. Гомер аты йөгәнсез... Аның вафатына да 16 ел вакыт узган.
Тантанада Татьяна Воропаева сүз алып, Федор Симашев яулаган үрләр - яшьләргә матур өлге, менә кемнән үрнәк алырга кирәк дип, яшь буынны якташыбыздан үрнәк алырга чакырды. Кызы Юлия әтисенә багышлап музей ачылуга бик шат, ул музейны тулыландыруда алга таба да булышачагын әйтте. Багражда укыганда Федор Петровичның чаңгы спортына хирыслыгын Шәйхулла Шәяхмәтов (ул мәрхүм инде) күрә, Түбән Биш унъеллык мәктәбендә исә Лев Ермолаев тагын да үстерә. Лев Ермолаев тантанада катнашып, шәкертен үҗәт, максатына ирешүчән укучы буларак бәян итте. Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Җиңүләр артында шөгыльләр, күпме тырышлык ята. Илкүләм, дөньякүләм ярышлар алдыннан без аңа еш: "Даешь, золото!" дип телеграмма суга идек, ди укытучысы. Җирле шагыйрь Никифор Тукмачев чордашы, авылдашын әле дә юксына, бу турыда аның Симашевка багышлап язган шигырьләре сөйли. Гомумән, зәйлеләр якташыбыз турында матур хатирәләр йөртә.
Спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин якташ белән ул Зәйгә кайткач таныша. Тренер буларак, ул миңа алтын бәһасенә торырлык киңәшләр бирде, ди.
Музей ачылу хәбәрен ишеткән, чемпион турында "Чаңгы юлларыннан" дигән китап авторы Илдус Илдарханов чарага бөтен эшен ташлап килгән. Федор Петровичның әлеге китапның русчага тәрҗемәсен дә күрәсе килде, гади, эчкерсез, самими, чын кеше иде ул, диде Илдус Илдарханов.
Апасы Анна Петровна энесен яшьле күзләрен сөртеп искә алды.
-Кечкенәдән спортҗанлы булды. Боз катуга, кәшәкә сукты, кар төшүгә, әти ясаган чаңгы белән йөрде. Хатыны Зоя да үзе кебек кешелекле, гади, без - туганнарын гына түгел, якташларны Мәскәүгә җыйнап, туплап торды, - ди.
Әйе, якташыбыз Мәскәү "Динамо" җәмгыятендә эшләгәндә район, шул исәптән туган авылыннан бер төркем көчле яшь чаңгычыларны үз кул астына шөгыль-ләнергә ала. Шуларның берсе - Югары Багражда туып-үскән Михаил Краснов. Михаил һәм Николай (Федор Петровичның энесе) чаңгы буенча СССР һәм Татарстан чемпионатларында җиңү яулый, спорт осталары булалар.
-Авылдашымның елмаюлы йөзе күз алдыннан китми, бер сүз әйтүгә, ихтыярсыз елмая иде, - ди Михаил.
Зәйдән Мөнир Галләмов Мәскәүдә армия хезмәтендә булганда Федор Петрович кулы астында шөгыльләнгән булган, Зәйгә кайткач улы Шамил аның шәкерте була. Тумышы белән Бигештән булган Рәшит Ханнанов аны кумиры итә, чаңгы спорты белән җитди шөгыльләнә. Әлеге спорт төреннән Россия чемпионы була хәтта. Бик аралашучан, ярдәмчел, киң күңелле, үзенә тартып торучы кабатланмас шәхес иде, ди алар Симашев турында. Шул рәвешле, һәркем якташы турында әнә шулай хөрмәт белән, җылы итеп сөйли.
Лента киселде, музей ачылды. Түрдә чемпионның йөзеннән елмаю китмәгән фотосурәте. Әйтерсең ул, безнең арада. Туган авылын сагынып язган шигыре тәмамланмаган аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев