Шәһәрнең "Якты коңгыз" балалар бакчасында "Бер, ике, өч, бездә - гайрәт, бездә - көч! дигән девиз астында кече Олимпия уеннары үтте. Бу ярышларда дүрт балалар бакчасы командалары көч сынашты. Алар - "Кыңгырау чәчәк", "Кызыл калфак", "Алтынчәч" һәм "Якты коңгыз" хезмәткәрләре. Спорт бәйрәме Сочида узачак Олимпиада уеннарына багышланды. Ярышларны жюри һәм...
Шәһәрнең "Якты коңгыз" балалар бакчасында "Бер, ике, өч, бездә - гайрәт, бездә - көч! дигән девиз астында кече Олимпия уеннары үтте. Бу ярышларда дүрт балалар бакчасы командалары көч сынашты. Алар - "Кыңгырау чәчәк", "Кызыл калфак", "Алтынчәч" һәм "Якты коңгыз" хезмәткәрләре. Спорт бәйрәме Сочида узачак Олимпиада уеннарына багышланды. Ярышларны жюри һәм җанатарлар күзәтте. "Якты коңгыз" балалар бакчасы физкультура җитәкчесе Г. Шәрәфиева һәм хезмәттәшләре ярышны бик кызыклы, эчтәлекле итеп оештырдылар. Бәйгеләр бик кызыклы булды, командалар барысы да җиңүгә омтылды. Без бөтен көчебезне куеп ярыштык, кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыктык. Соңыннан жюри йомгак ясады, барлык командалар да Сочига Олимпиадага барырга лаек дип табылды һәм командалар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Спорт бәйрәме чәй табыны артында фикерләр алышу белән тәмамланды. Чараның төп максаты - педагогик коллективларны берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Сочида Олимпия уеннарында катнашучы безнең ил командасына теләк-тәшлек белдерү.
Лариса Мөхетдинова, «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев