Зәй укучылары Әлмәт шәһәрендә слетта катнашты
“Сәләтле балалар” программасын тормышка ашыру кысаларында, 22 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә XVI мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадалары призерлары слеты узды.
Зәй муниципаль районы әлеге олимпиадаларда җиңүче-17 укучы тарафыннан тәкъдим ителде.
Чарада катнашучылар өчен бай эчтәлекле экскурсияләр, мастер-класслар, иҗади лабораторияләр оештырылды. Шулай ук барлык балалар “Татнефть” хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев