Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары һөнәр ориентлашуга зур мөмкинлекләр алачак

15 декабрьдә Зәйнең 7нче мәктәбендә «Карьера навигациясе һәм һөнәри ориентлашу” дигән чара узды.

Анда “Казан ачык талантлар университеты 2.0” белгечләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы институты вәкилләре, Зәй ГРЭСЫ җитәкчелеге, районның мәгариф оешмалары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре, шулай ук шәһәр мәктәпләренең VII-XI сыйныфларында укучы йөздән артык укучы катнашты.
Укучылар "Карьера навигаторы” белем бирү модуленда катнашып, үзләре өчен шактый файдалы ачышлар ясадылар. Талантлар университеты белгечләре балаларга районда һәм республикада белем алу һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр, безнең төбәктә икътисади мохит үсеше трендлары белән таныштырдылар. Шунда ук укучылар һөнәр сайлау һәм һөнәри-карьера планлаштыру компетенцияләре белән таныштылар. Кайбер укучылар карьера планлаштыруга чумган арада, икенчеләре – Зәй политехник көллиятенә экскурсиядә булдылар.
Зәй районында җитәкчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшендә остазлыкның максатчан моделен эшләү максатыннан “Профориентация – киләчәккә инвестицияләр” темасына түгәрәк өстәл оештырылды.
Без укучылар арасыннан кадрлар резервы туплый башлаган беренче предприятиенең Зәй ГРЭСЫ булачагы турында язган идек инде. Нәкъ менә шунда талантлар университеты, Зәй районы башкарма комитеты һәм ГРЭС арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге хезмәттәшлек Зәй ГРЭСын кадрлар резервы булдырырга һәм мәктәп укучылары өчен өстәмә белем һәм профориентация мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев