7нче мәктәпнең XI сыйныф укучылары исә дублер көнен үткәрде. Бу көнне укучылар укытучы, мәктәп администрациясен алыштырып, алар ролендә тиешле гамәлләр кылдылар, дәресләр алып бардылар. Шул ук көнне укытучылар хөрмәтенә концерт та әзерләнде. Чарада район хакимияте исеменнән тәбрикләү сүзләрен шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җиткерде. 9 педагогка Россия, Татарстан Мәгариф...
7нче мәктәпнең XI сыйныф укучылары исә дублер көнен үткәрде. Бу көнне укучылар укытучы, мәктәп администрациясен алыштырып, алар ролендә тиешле гамәлләр кылдылар, дәресләр алып бардылар. Шул ук көнне укытучылар хөрмәтенә концерт та әзерләнде. Чарада район хакимияте исеменнән тәбрикләү сүзләрен шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җиткерде. 9 педагогка Россия, Татарстан Мәгариф министрлыклары, район башлыгы, мәгариф идарәсе Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев