Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә фәнни-гамәли конференция ундүртенче тапкыр үтте

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә традицион төстә уздырылучы “Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары” дип исемләгән фәнни-гамәли конференция ундүртенче тапкыр үтте. Ул мәктәпнең химия-биология укытучысы Вера Захарова җитәкчелегендә әзерләнде.

Быел конференция тәүге тапкыр республикакүләм статус-та оештырылды. Нәтиҗәдә конференциянең офыклары, чыннан да, тагын да киңәйде. Анда Зәй, Чаллы, Сарман, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Әгерҗе, хәтта ерак урнашкан район - Кукмарадан да катнашырга гариза бирүчеләр булды.
- Без укучыларның бер-берсе белән әнә шулай ерак араларны якынайтып аралаша, үз мөмкинлекләрен сыный алуларына бик шат. Чөнки нәрсәгәдер ирешү, үзең өчен яңалыклар ачуга нәкъ менә эзләнүләр булышлык итә. Һәрчак актив, позитив кыйблалы булыгыз, - дип ассызыклады чыгышында 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина.
Конференция 7 секциягә – лингвистика, экология-биология, филология, математика, валеология, туган якны өйрәнү, татар филологиясенә бүлеп оештырылды. Барлыгы 78 эшне – һәр секцияне бәяләргә чакырылган мөхтәрәм кунаклар – педагоглар, Алабуга педагогика югары уку йорты галимнәре, табиб-лар, музей хезмәткәрләре, тел белгечләре, китапханәчеләр, журналистлар карады.
Конференция эшеннән бушаганнарны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко җитәкчелегендә әзерләнгән укучылар төркеме "тере музей" күргәзмәсе, мәктәп коллективы оештырган махсус фито чәй кафесы, мәктәпнең иҗат төркемнәре, "Энергетик" Мәдәният сарае сәнгать әһелләре чыгышы күңелле ял иттерде.
Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Жюри әгъзалары иң яхшы эшләргә киң тукталып бәя бирде, алга таба да уңышлар теләделәр.
Экология-биология секциясендә укучылар эшен караган ГРЭСның лаборатория мөдире Влас Лекарев, мәсәлән, яшь буынның экологик проб-лемаларга битараф булмавын, әйләнә-тирә мохитне чиста тоту өчен махсус программалар өстендә эзләнүләрен аеруча дулкынланып, сөенеп сөйләде.
Ә математика, физика, техник иҗат секциясендә ГРЭС инженеры Клара Абдрахманова IT технологияләргә өстенлек бирүче, программист белгечлеге алуга йөз тотучы балаларның эшләрен мактады. Бу уңайдан Камил Хуззятовның эшенә аерым игътибар бирелде. Ә Камил үз чиратында эшен дәвам итәргә вәгъдә итте.
- Миңа программалар төзү ошый, моның белән кече яшьтән мавыгам. Теләгем – алга таба бу өлкәдә уңышларга ирешү, - диде ул.
Валеологиядә шәһәребезнең үзәк дәваханәсе стоматология бүлеге мөдире Ренат Насыйбуллин укучыларның медицина өлкәсенә, химия фәнен тирәнтен үзләштерүгә өстенлек бирүләре – безнең медицинаның киләчәге, дип атады.
Шулай ук укучыларның татар, рус филологиясен, чит телләрне, туган як тарихын өйрәнүгә, бу уңайдан аерым темалар алып фәнни эшләр башкаруга омтылуларын күрү куандыра. Берәүләр – телдәге үзенчәлекләрне, икенчеләре – авыллардагы тарихи урыннарны, чишмәләрне, өченчеләре үз төбәкләреннән чыккан күренекле кешеләрне барлый.
- Мин үзебезнең Чыбыклы авылыннан чыккан җирле шагыйрьләрне барлап, аларның телендәге үзенчәлекләрне өйрәндем. Бу эшем белән авылыбыз тарихы булган иҗат кешеләрен елъязмада калдырасым килде, - ди Чыбыклы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Зилия Әхмәтҗанова.
- Без талантлы укучыларны кунакчыл Зәй районында һәрвакыт күрергә шатбыз. Иҗат итегез, фәнни тикшеренүләр үткәрегез, үзегезне даими сынагыз, - диде район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова, конференцияне йомгаклап.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев