Зәйдә “Сәләтле бала” бәйгесенә йомгак ясадылар
14 декабрьдә Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында «Сәләтле бала - 2022» конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурс дистанцион форматта үткәрелде.
Конкурста Зәй, Баулы, Түбән Кама, Алабуга районнары балалар бакчаларыннан иң сәләтле, иң уңган, иң булган балалар һәм педагоглар катнашты. “Минем яраткан дәү әнием” темасына 34 иҗади эшкә бәяне дәрәҗәле жюри бирде. Жюри составында Зәй мәгариф идарәсе методистлары, татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе, татар теле укытучылары иде. Сәләтле баланы билгеләү шактый катлаулы булды, чөнки һәр чыгыш эчтәлекле һәм зәвыклы әзерләнгән иде.
Нәтиҗәдә менә алар җиңүчеләр:
Гран-при иясе Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасыннан - Динара Кәримова.
Зәйнең “Урман әкияте” бакчасыннан Милена Миңнебаева һәм “Уймак кыз”дан Максим Парфирьев I урынны яуладылар.
II урынны – Зәйнең “Кояшкай” бакчасыннан Аяз Миннегалиев һәм “Тылсымлы әкият” бакчасыннан Сафина Тимеркаева бүлеште.
Зәйнең “Күкчәчәк” бакчасыннан Азамат Заһидуллин, “Якты коңгыз” бакчасыннан Әмирә Хәҗипова, “Тату гаилә” бакчасыннан Зарина Гыйльманова, “Салават күпере”ннән Сәминә Долгова III урынны алдылар.
Зәйнең “Миләшкәй” бакчасының иҗади төркеме “Моңлы сандугач” номинациясендә, Зәй районы Кадернең “Кояшкай” балалар бакчасыннан Камил Гыйльфанов “Актерлык остасы” номинациясендә, Зәйнең «Каенкай» балалар бакчасыннан Алиса Хәйруллина “Иң креатив” номинациясендә, Зәйнең «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасыннан Артем Герасимов “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә, Зәйнең «Энҗе» балалар бакчасыннан Амелия Зыятдинова “Иң сөйкемле” номинациясендә җиңү яуладылар.
Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев