Зәйдә татар теле укытучылары киңәште
Бүген Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашты.
“XXI гасыр компетенциясе нигезләре буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру” дигән темага багышланган муниципаль семинар булды. Мәктәпләрдән килгән укытучыларга программа буенча мастер-класс күрсәтелде, чыгышлар ясалды. “Җырлыйбыз да, биибез дә” дигән темага класстан тыш чара белән семинар ачылды. Укытучылар функциональ грамоталылыгын формалаштыруда уку грамоталылыгына караган технологияләрен уңышлы куллана белү, белем бирүнең нигезе икәнен искәрттеләр. Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев