Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең 1нче мәктәбе укучылары «кайнар нокта»ларда хәрби хезмәт үткән ветераннар белән очрашты

8 декабрьдә Зәйнең 1нче мәктәбендә “Чечня. Күңелләрдәге мәңгелек яра” дип аталган патриотик сәгать узды.



Чара Ватан геройлары һәм Чечен республикасында хәрби конфликт башлану көненә багышланды. Очрашуда хәрби хәрәкәтләр ветераннары Юрий Павлов, Антон Миронов, Эдуард Абдулов катнашты.
Чара барышында укучыларга Чечен конфликтының алшартлары турында сөйләделәр, шулай ук якташларыбыз - сугыш хәрәкәтләре ветераннары турында презентация күрсәтелде.
Очрашуда хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлекләре белән уртаклашты. Эдуард Абдулов Зәйнең 1нче мәктәбен тәмамлаган. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары башларыннан ниләр кичергәннәрен сөйләргә яратмый. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төер итеп саклый алар. Бу елларны алар бер-ике сүз белән генә әйтеп үтә. Эдуард та очрашуда кыскача гына үзе белән булган бер көн турында сөйләде.
2000 елның 3 апрелендә Юрий Павлов 20 яшен солдат иптәшләре белән билгеләп үтәргә тиеш була, әмма алар алдына бер бурыч куела. Хезмәттәше командирлары янына килеп, Юрий машинасында аның урынына үзем барам, дип белдерә. Кич белән солдатлар аларга һөҗүм ителүе, машина шартлап, Юрий урынына киткән хезмәттәшләренең һәлак булуы турында беләләр. Менә шундый тетрәндергеч вакыйга, язмыш...
Антон Миронов ничек спецназ булуы, сугышчан дуслык, бердәмлекнең мөһимлеге турында сөйләде.
“Чара барышында без Чечняда һәлак булган Зәй егетләрен – Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевны искә алдык. Һәлак булган солдатларыбызның истәлеген аларның дуслары, гаиләләре һәм якыннары, якташлары саклый. Гадәттәгечә, чара тәмамланганнан соң, Валентин Скобелевның әнисе - Ирина Васильевна янында булдык. Батыр ул үстергән ана бүгенге көн хәрбиләребезгә ярдәм итү теләге белән Иске Зәй яшьләр үзәгендә маскировкалау челтәрләре үрүдә үзеннән өлеш кертә. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары аңа чәчәк бәйләме бүләк иткәндә, биредә булучыларның күзләре яшьләнде”, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев