3нче мәктәп укучылары Орел шәһәреннән кайттылар. Алар биредә 7 - 10 октябрьдә үткәрелгән икенче Бөтенроссия гимназиядасында катнашты. Әлеге мәктәптән 11 укучы ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан республика данын яклау өчен җибәрелгән иде. Җиңел атлетика ярышлары буенча республиканың мәктәп укучылары спартакиадасында зур җиңүләр яулаган балалар бу юлы да сынатмады. Россиянең 28 төбәгеннән...
3нче мәктәп укучылары Орел шәһәреннән кайттылар. Алар биредә 7 - 10 октябрьдә үткәрелгән икенче Бөтенроссия гимназиядасында катнашты. Әлеге мәктәптән 11 укучы ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан республика данын яклау өчен җибәрелгән иде. Җиңел атлетика ярышлары буенча республиканың мәктәп укучылары спартакиадасында зур җиңүләр яулаган балалар бу юлы да сынатмады. Россиянең 28 төбәгеннән 500 яшь спортчы катнашкан ярышларда безнең Алиса Ибашева 3000 метр арага йөгерүдә - беренче, Андрей Макогончук сөңге атуда икенче урын яулады, Алия Шәрәфиева 400 метр арага йөгерүдә өченче булып килде. Алар барысы да "Юность России" оешмасы медальләре, дипломнары белән бүләкләнде. Безнең укучылар 2017 елда Төркиянең Трабзон шәһәрендә узачак XVI Бөтендөнья гимназиядасында катнашу хокукына да ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев