Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасы - Гран при иясе

Балалар бакчалары арасында «Сәләтле бала» II региональ «Минем яраткан дәү әнием» иҗади бәйгесе булып узды.

Бәйгедә Зәй, Түбән Кама,  Алабуга, Баулы районы балалар бакчалары катнашты һәм 34 эш тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга да эшнең нигезләмәсе жибәрелде һәм шул нигезләмә нигезендә тәрбиячеләр  балаларны бәйгегә әзерләделәр.

Тәрбиячеләр Рания Уразайкина һәм Гөлназ Хөснетдинова  "Алтынчәч" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Динара Каримованы  әзерләделәр. Алар бәйгегә  Динараның әбисе Дания апаны да җәлеп иткәннәр.

-Дания апага да бик зур рәхмәт әйтәсе килә, чакырган  саен килеп, безгә ярдәм итеп йөри. Алар оныгы белән шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бер сүз белән әйткәндә, Динараның сәләтле бала икәнен күрсәттеләр,- диләр тәрбиячеләре.  

Динара Кәримова Гран При дипломына лаек булды. Бу Динараның беренче генә уңышы түгел, "Җиңү кайтавазы" дип исемләнгән муниципаль бәйгедә  катнашып II урынны алган иде, ә " Бәхетле балачак" муниципаль бәйгесендә I урынны алды.

-Без Динара белән горурланабыз, аны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз,- ди “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина

 

Фото "Алтынчәч" балалар бакчасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев