“Алтынчәч”ләр Яңа елга әзерләнә
Зәйнең балалар бакчаларында Яңа елга әзерлек башланды.
Шул уңайдан “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина сөйли:
-Безнең “бакчабызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Һәр төркем тәрбиячеләре әти-әниләр, балалар ярдәме белән бүлмәләрен бизи. Бакчаны яңа ел иллюминациясе белән бизәү эше башланды. Яна Дусманованың әти-әнисе Гөлназ Тәлгатовна һәм Геннадий Николаевич тәрәзәләрне бизәү өчен кәгазьдән бик матур бизәкләр кисеп бакчага бүләк иттеләр. Без аларга бик рәхмәтле.
Традиция буенча бакча мөдире призына “Ел символы” конкурсы бара. Анда әти-әниләр балалар белән берлектә төрле материаллар, техникалар кулланып киләсе елның символы эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
Бакча фойесында Яңа ел фотозонасы ясадык, анда бакча кунаклары фотосессия ясый ала. Шулай ук кич һәм иртән төрле төсләр белән янып торган фотозона бакча биләмәсендә урамда да урнаштырылачак.
Безнең педагоглар һәм әти-әниләр “Яңа ел чыршысы” шәһәр конкурсында катнаша. Анда без барлык номинацияләрдә 20дан артык төрледән-төрле чыршы тәкъдим иттек.
Әти-әниләр белән берлектә “Кышкы бизәкләр” дигән рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәсе эшли башлады. Шөгыльләрдә балалар традицион булмаган техникада кышкы тематикага багышланган рәсемнәр ясый, әвәли, ябыштыра, тәҗрибәләр үткәрә.
Елдагыча “Кошларга ярдәм ит” акциясе башланды. Бакча биләмәсенә әти-әниләр балалары белән бергә ясаган җимлекләр элдек. Балалар урамга чыккач ул җимлекләргә ярмалар, ипи валчыклары салып, кошларны сыйлый.
Кичә безнең зурлар төркеме балалары “Яхшылык кыл” акциясе белән “Радость” социаль үзәгендә булдылар. Алар үзәккә йөрүче балалар өчен уенчыклар, канцелярия товарлары илттеләр. Яңа ел рухы уятып, балалар үзәк хезмәткәрләре үз куллары белән кәгазьдән ясалган кар бөртекләре бүләк иттеләр.
Декабрь ахырында һәр төркемдә Чыршы бәйрәмнәре узачак. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнә.
Бәйрәм алдыннан хезмәткәрләр, балалар һәм әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, антитеррор турында инструктажлар уздырабыз.
Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев