Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең балалар бакчаларында бәхетсезлек очракларын кисәтәләр

Республика территориясендә күлләрдә, буаларда, акрын агымлы сулыкларда түбән һава температурасы рәтләнү аркасында боз барлыкка килүе күренә.

Шул ук вакытта рәтләнгән һава температурасы нык, имин боз капламы барлыкка килер өчен җитми. Районда нечкә бозга чыгу белән бәйле һәлакәтләр профилактикасы максаты белән “Кояшкай” балалар бакчасы өлкән төркемнәрдә  кисәтү сәгате үткәрде. Чара “Сак булыгыз! Нечкә боз” исеме астында узды. Чараны тәрбияче Гөлшат Әгъзәмова үткәрде.

-Ел саен диярлек кыш көне балык тотарга яки тимераякта шуарга яратучылар бозлы суда булганда куркыныч хәлгә эләккән очраклар була. Су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында, нәкъ менә көзге – кышкы чорда бозда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, “Сак булыгыз! Нечкә боз!" чарасы үткәрдек. Балаларга боз астына төшкән кешене ничек коткарырга кирәклеген аңлаттык,- ди тәрбияче Гөлшат Әгъзәмова.

Мондый төр чаралар балаларны су объектларында сак һәм уяу булырга өнди.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев