Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Тату гаилә” балалар бакчасында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

15 ноябрьдә «Тату гаилә» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрделәр.

-Әлеге чараның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу,- ди бакча мөдире Мария Петрякова.  

Бу халыкара вакыйга планетаның барлык кешеләренең игътибарын аянычлы фактка җәлеп итү өчен эшләнгән.

Бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен бик күп кеше үлә. Балалар җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында белешмәлекләр тапшырдылар.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу символы буларак ак шарлар очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев