Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үтте

Бүген » Теремкәй» балалар бакчасында » Сөмбелә» бәйрәме матур шигъри юллардан башланып китте.

-Әлеге милли бәйрәм, татар халкының гореф- гадәтләрен саклау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында ел саен үткәрелә,- ди татар теле тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова.

Бәйрәм  татар телендә җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып Уңыш бабай һәм Сөмбелә килде. Алар да үзләренең чыгышлары белән бакча балаларын сөендерде.

“Теремкәй”гә кунакка шәһәрнең  3нче мәктәбендә укучы I  сыйныф укучылары килгән иде. Аларны бакчада үтүче бәйрәмнәргә чакыру күркәм  традициягә әверелде. Кунакка килгән укучылар да үзләренең чыгышлары белән бакча балаларын таң калдырды.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев