Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең үзәк китапханәсендә эшлекле уен уздырдылар

Узган атнада Зәйнең үзәк китапханәсендә “Без закон буенча яшибез” эшлекле уены үткәрделәр.

Уен китапханәнең “Кеше. Закон. Хаклык” клубы кысаларында узды. Чарага 4нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында балалар хокук бозулар һәм алар өчен җәзалар төрләрен искә төшерделәр, хокукка каршы гамәлләрнең нәтиҗәләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Дәүләтебезнең Төп закон документларын искә төшерделәр. Хокуклар, бурычлар һәм җаваплылык турында сөйләштеләр.
Соңыннан укучылар «Беләсеңме!», «Җинаятьне тану», «Шифрлау», «Хокук һәм бурыч» кебек төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар.
- Балалар законны белмәү җаваплылыктан азат итми, ә барлык законнарны белергә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, - ди чараны оештыручы китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев