Зәйнең үзәк китапханәсендә кеше хокукларын яклау көненә багышланган чара узды
8 декабрьдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә “Хокуклар иленә сәяхәт” исемле танып-белү уены узды.
Чара Халыкара Кеше хокукларын яклау көненә багышланган. Китапханәче балаларны кеше хокуклары турында халыкара-хокукый документларның барлыкка килү тарихы һәм төп нигезләмәләре белән таныштырды.
-Чарада катнашкан балалар үзләренең хокуклары турында белде һәм алган белемнәрен “Закон безгә ярдәмгә килә” дигән танып белү уены белән ныгытты. Чара ахырында балалар “Кеше хокуклары тарихы” видеоролигын карадылар,- ди чараны оештыручы китапханәче Зинаида Юдина.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев