ТР Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендә чыккан "Аерым гражданнарга федераль бюджеттан торак алу өчен субсидия бирү турында положениене раслау турында" 275нче карары нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарына торак алуга субсидия бирү дәвам итә. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаган көннән (2007-2011 еллар)...
ТР Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендә чыккан "Аерым гражданнарга федераль бюджеттан торак алу өчен субсидия бирү турында положениене раслау турында" 275нче карары нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарына торак алуга субсидия бирү дәвам итә. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаган көннән (2007-2011 еллар) бүгенгә кадәр шәһәр-районда 316 сугыш ветераны һәм тол хатын яшәү шартларын яхшырткан. Тагын шундый бер төркем өлкән кешегә картлык көннәрендә бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәү бәхете елмаячак.
Дүшәмбе көнне хакимиятнең зур залында 20 сугыш ветераны һәм тол апага 993600әр сумлык сертификатлар тапшырылды (узган ел ул 963 мең сум иде).
- Сез моңа лаек. Яңа торакларыгызның куанычын, рәхәтен күрергә язсын, хәерле картлыклар телим, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева, аларга сертификат тапшырып.
Әлеге сертификатны яңа йорттан фатир алу өчен файдаланырга була. Мәсәлән, узган ел 4 ветеран яңа йорттан фатир алган. Әлеге җәһәттән яңа фатирларны Жуков урамында төзеләчәк йорттан алырга мөмкин. Бүгенге көнгә йорт төзү өчен җир эшләре башкарылган, алда фундамент салу буенча эш тора.
Сертификат алучыларның йөзләреннән елмаю китми. Алар арасында Апач авылында яшәүче 85 яшьлек Майсрур Гыйниятуллина да бар. Аның ире Нурмөхәммәт сугышның беренче көннәреннән фронтка китеп, Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан соң да өч ел хезмәт итәргә туры килә. Майсрур апа колхозда бозау-дуңгыз карый, сыер сава. Нурмөхәммәт абый белән биш бала үстерәләр. Картлык көннәрендә тигез яшәргә насыйп булмый. Майсрур әби ялгызы гомер кичерә. Йорт тузып килә, уңайлыклары да юк, җылы суы, газы булган фатирда яшисе килә, ди ул.
Сугыш ветераны Леонид Мачтаковка сертификат алган көн икеләтә куанычлы булды: бу сөенечле вакыйга Сталинград янында җиңү көннәренә туры килде. Әлеге сугышта катнашкан Леонид Яковлевич ел да аны билгеләп уза.
- Район, республика-ил җитәкчелеге ветераннарны һәрдаим игътибарда тота, - дип ул сертификат алучылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев