Рәсми мәгълүмат

Альберт ГАЗИЗҖАНОВ: “Табыш алу алкогольле продукциягә корылмасын”

Узган ел шәһәр-районда җан башына 18 литр алкогольле продукция сатылган. Быелның ике аенда бу күрсәткеч - 2,7 литр (республика буенча - 2,9 литр). Әлеге саннар муниципаль районда этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм моңа киртә кую буенча ведомствоара комиссия утырышында яңгырады. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт...

Узган ел шәһәр-районда җан башына 18 литр алкогольле продукция сатылган. Быелның ике аенда бу күрсәткеч - 2,7 литр (республика буенча - 2,9 литр).

Әлеге саннар муниципаль районда этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм моңа киртә кую буенча ведомствоара комиссия утырышында яңгырады. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов рәислегендә үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Фәния Зарипова катнашты. Әлеге орган республиканың 6 районында (шул исәптән Зәй районы) алкогольле продукция сату, аның законсыз әйләнешен контрольдә тота. Бездә исерткеч эчемлекләр 147 сәүдә ноктасында сатыла. Соңгы ике ай нәтиҗәләре буенча әлеге төр продукция сату 9 процентка кимегән. Әмма моны әле зәйлеләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы кимү, сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотуы дияргә иртәрәк.

Шунысын да әйтик, шәһәр-районда законсыз эшләнгән спиртлы эчемлекләр сату очраклары да юк түгел. Узган ел әлеге максатта эчке эшләр бүлеге тарафыннан 204 тикшерү үткәрелгән, 5 очракта җинаять эше кузгатылган, 19 очрак буенча административ беркетмә төзелгән. "Алкоголь" оператив-кисәтү чарасы барышында 4 литр ялган аракы һәм 28,5 литр көмешкә табылган. Җинаять эшләре Кадер авыл җирлегенең Туңылҗа һәм Чыбыклы авыл җирлегенең Суык-Чишмә авылында яшәүчегә карата кузгатылган. Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары башлыгы урынбасары Сергей Санников чыгышыннан күренгәнчә, узган ел бүлек хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләрне рөхсәт ителмәгән урыннарда сатуны ачыклау буенча 43 тикшерү үткәргән, нәтиҗәдә бу мәсьәләдә хокук бозуның 10 очрагы ачыкланган.

Эчүчелек яман авыру булуы һәркайсыбызга мәгълүм. Медицина учреждениеләре мәгълүматлары буенча, бездә 2010 елда 240 хроник алкоголик исәптә торган булса, 2011 елда - 262. Димәк, аларның саны кимеми. Бу әле рәсми рәвештә теркәлгәннәр генә. Ни кызганыч, спиртлы эчемлекләргә балигъ булмаганнар да тартыла. Ә бу исә алар арасында хокук бозулар саны артуга китерә. Узган ел спиртлы эчемлекләр кулланган 27 мәктәп укучысы, 30 колледж студенты ачыкланган. Бүген 35 яшүсмер профилактик исәптә тора, шуның 18е - спиртлы эчемлекләр кулланган өчен.

- Узган ел балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, яшьләр идарәсе белән берлектә шәһәр-район сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарга сыра һәм аракыны законсыз сатуны ачыклау буенча 8 мәртәбә "Мин - каршы!" акциясе үткәрде. "Татарстан", "Оазис", "Мирный", "Тәмле" (Иске Зәй) һәм Завод урамының азык-төлек кибетендә закон бозу очраклары ачыкланды, - диде чыгышында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе баш белгече Светлана Тукмачева.

Альберт Газизҗанов көн тәртибендә каралган мәсьәләгә нәтиҗә ясап, кисәтү эшен тагын да яхшырту, нәтиҗәле итү бурычын куйды, шәһәр-районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә актив тарту кирәклегенә басым ясады, сәүдә оешмаларында табыш алкогольле продукциягә корылырга тиеш түгел, дип белдерде. Соңыннан ул киңәшмәгә чакырылган спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән шушы мәсьәлә буенча махсус сөйләшү үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Альберт ГАЗИЗҖАНОВ: “Табыш алу алкогольле продукциягә корылмасын”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат