Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыруга биш ел тулды. Әлеге средство ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең сум булса, быел 387640 сум 30 тиен тәшкил итә. 2007 елның 1 гыйнварыннан шәһәр-районда 1492 ана капиталы сертификаты бирелде. Сертификатка ия булучыларның зур...
Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыруга биш ел тулды. Әлеге средство ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең сум булса, быел 387640 сум 30 тиен тәшкил итә.
2007 елның 1 гыйнварыннан шәһәр-районда 1492 ана капиталы сертификаты бирелде. Сертификатка ия булучыларның зур күпчелеге ана капиталын үзләренең торак шартларын яхшыртуга сарыф итүне өстенрәк күрә. Районда 900 гаилә аның ярдәмендә яшәү шартларын яхшыртты, торак өчен алган кредит һәм заемнарын каплады. Балаларына 3 яшь тулгач, 70 гаилә үз средстволарын сату-алу килешүе (кредит алмыйча) түләвенә җибәрде.
Күптән түгел кабул ителгән закон нигезендә ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен тулыландыруга тотучылар пенсиягә чыкканда аны билгеле срокта алырга хокуклы. Гражданин аның озынлыгын үзе билгели, әмма ул 10 елдан да ким була алмый. Әлеге сроклы пенсия түләвенең үзенчәлеге шунда, аны билгеләгәннән соң гражданин үлә икән, калган сумма хокуклы вариска түләнә. Бу очракта ана капиталының калган өлеше, шулай ук инвестицияләүдән килгән керем баланың әтисенә, яисә турыдан-туры баланың үзенә түләнәчәк. Тагын бер яңалык: ана капиталын гаилә укуга гына түгел, ә баланы мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләрендә тотуга да юнәлтә ала.
З. Йосыпова,
пенсия фонды идарәсе башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев