Рәсми мәгълүмат

Барысы да – мөһим мәсьәләләр

22 сентябрьдә шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә шәһәр Советы рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. "Шәһәрдә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау буенча кагыйдәләрне раслау турында" шәһәр Советы карарына (№60, 22 февраль, 2007 ел),...

22 сентябрьдә шәһәр Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә шәһәр Советы рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. "Шәһәрдә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау буенча кагыйдәләрне раслау турында" шәһәр Советы карарына (№60, 22 февраль, 2007 ел), Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы протесты турында һәм әлеге кагыйдәләрне яңа редакциядә кабул итү мәсьәләләре буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов чыгыш ясады. Аның чыгышын комиссия рәисе урынбасары, "КАМАЗавтотехника" ҖЧШнең баш энергетик бүлеге башлыгы Азат Вәлинуров тулыландырды. Карарга, шулай ук шәһәрдә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртипне саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр аерым федераль законнарга туры килмәү сәбәпле кертелә. Шуңа күрә ул яңадан тикшерелеп, тиешле экспертиза үтеп, шәһәр Советы утырышы каравына чыгарылачак.

Район башлыгы кагыйдәләрдә территорияләрне җыештыру, чистарту мәсьәләсендә торак милекчеләре ширкәтләре һәм коммуналь хуҗалыкларның кайсысы нәрсә өчен җавап бирүе һәм аларның җаваплылыгы билгеләнмәгән, ә алар документта чагылыш табарга тиеш дип белдерде. Әлеге мәсьәлә карарга кушымта яисә башкарма комитетның махсус карары белән беркетелер дип уйланыла.

"Җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләрен раслау турында карар проекты турында" башкарма комитетның архитектура, шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова мәгълүматы тыңланды.

Шәһәр прокуроры Константин Копосов шәһәр территориясендә файдаланылган һәм составында терекөмеш булган яктырткычларны җыюны оештыру тәкъдиме белән чыкты һәм бу эшнең мөһимлеген аңлатты.

Район башлыгы, чыгыш ясап, тикшерелгән мәсьәләләрнең барысы да мөһим булуын, шәһәр Советы каравына чыкканчы документларны юридик таләпләргә җавап бирерлек, сыйфатлы итеп әзерләргә кирәклеген искәртте.

Комиссия тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Барысы да – мөһим мәсьәләләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат