Рәсми мәгълүмат

Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый

Узган ел социаль яклау идарәсенә төрле характердагы 13791 мөрәҗәгать керде. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 5 процентка кимрәк. Җитәкче оешмалардан 179 хат алынды. 165 мөрәҗәгать аерым контрольгә куелып, мәсьәлә урыннарга чыгып хәл ителде. "Кайнар линия" телефонына 800 кеше сорау белән мөрәҗәгать итте. Узган еллар белән чагыштырганда, инвалидлар, федераль ташламаларга...

Узган ел социаль яклау идарәсенә төрле характердагы 13791 мөрәҗәгать керде. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 5 процентка кимрәк.

Җитәкче оешмалардан 179 хат алынды. 165 мөрәҗәгать аерым контрольгә куелып, мәсьәлә урыннарга чыгып хәл ителде. "Кайнар линия" телефонына 800 кеше сорау белән мөрәҗәгать итте.

Узган еллар белән чагыштырганда, инвалидлар, федераль ташламаларга ия гражданнар күбрәк мөрәҗәгать итә, бу аерым категория гражданнарны тернәкләндерү буенча техник җиһазлар, эшләнмәләр белән тәэмин итүнең безнең вәкаләтләргә тапшырылуы белән аңлатыла, шулай ук эшсез гражданнардан сораулар күп керә.

Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә системалылык булдырылды. Проблемаларны хәл итү мөмкин булмаганда, аларга язмача җавап бирү сроклары саклана. Язмача җавап биргәндә, хәл итә алмауның анык сәбәпләре күрсәтелә, мәсьәләне чишүнең башка юллар тәкъдим ителә һәм боларның барысы да идарә башлыгы тарафыннан имзалана.

Республика матди ярдәм үзәгенең 20нче филиалы һәм "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге буенча кергән мөрәҗәгатьләр аерым исәпкә алына. Матди ярдәм үзәге бер мәртәбә, ай саен бирелүче пособие, компенсацияләрне билгеләү, аларны түләү, халыкны социаль яклауның башка чаралары буенча эшне Россия һәм Татарстан законнарына нигезләнеп тормышка ашыра. Узган ел үзәккә 21746 (12231е - телдән, 9515е - язмача) мөрәҗәгать керде. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Иң күп мөрәҗәгатьләр яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү буенча айлык пособие (585), гаилә кереме уртача яшәү минимумыннан түбән булган балаларга айлык пособие (4336), мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесендә баланы тотканга әти-әниләр түләвенә өлешчә компенсация (792), газ җиһазы урнаштыруга субсидия түләү (174) һ.б.га кагыла.

"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 582 кешегә хезмәт күрсәтелде. Шуларның 204е - стационар, 378е ярым стационар формада төрле хезмәтләрдән файдаланды.

Өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегенә 317 өлкән яшьтәге кеше социаль-көнкүреш, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан консультатив характерда 3292 ярдәм күрсәтелде.

Гражданнар мөрәҗәгате буенча эшләүдә төрле юнәлешләр кулланыла: мәсәлән, клуб эше, өйгә йөреп ярдәм күрсәтү, төрле программаларны тормышка ашыру, халыкны консультация пунктларында кабул итү һ.б.

2011 елда үзәк юрисконсультына 159 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларның барысына да хокукый яктан ярдәм күрсәтелде. Социаль яклау хезмәтләренең төп бурычы халык арасында социаль киеренкелекне йомшартуга юнәлтелгән, шуңа күрә 2012 елда да гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү өстенлекле юнәлеш булып кала.

Э. Хуҗина,

социаль яклау идарәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат